16+

Кире кайткан Кыр казы

Килгән бит, эзләп килгән Гафиләне Шамиле! Мәхәббәт менә шушындый буладыр инде ул: яшь белән исәпләшми, кеше сүзен санламый!

Кире кайткан Кыр казы

Килгән бит, эзләп килгән Гафиләне Шамиле! Мәхәббәт менә шушындый буладыр инде ул: яшь белән исәпләшми, кеше сүзен санламый!

Шашкынлы сөю бернигә карамый! Күрдем – капландым, бетте – китте! 

Чын ярату шулдыр инде: аны синең абзардагы мөгерәгән сыерың да, итәккә сарылган балаларың да, ашарга сораган ирең дә борчымый! Мәхәббәт ул – иң-иң матур хис, боларның барысыннан да өстен! Бала димәктән, балалары зурлар инде Гафиләнең. Ир дигәненә карата да инде күптәннән бернинди ярату хисләре дә кичерми, күнегелгәнлектән генә бергә яшәлгән дистәләрчә еллар. Бер чүпрәк булды ул. Яратыласы килгәндә шашып ярата белмәде, үтте гомере мәхәббәткә, исерткеч назга сусап. Әле җитмәсә, тормышлары белән чынлыкта каенана идарә итте. Әнисе сүзеннән чыга белмәде ире. 

Ә Шамиле аны эзләп авылга, Гафиләләрнең йортына килгән – нинди зур батырлык! Бу бит киноларда гына була торган романтика! Китмиме соң, әлбәттә китә аның белән Гафилә! Бертөрле томан сарган кызыксыз тормышына ямь өсти торган, сорылык сарган гомер сукмагының чыгар юлы, якты маягы ләбаса ул!

Эш урыныннан санаторийга юллама юнәткән иде Гафилә. Ире, эше күплекне сылтау итеп бармый калды, хәләр җефетен үзен генә җибәрде. Шамил белән санаторийда ял иткәндә танышты Гафилә. Ашханәдә бер өстәлгә язганнар иде аларны. Шуннан сөйләшеп китеп, ир хатынны кичке концертка чакырды. Аннан озата кайтты, икенче көнне дә, өченче көнне дә бергә үткәрде алар. Шулай итеп егерме бер көн сизелми дә үтеп китте. “Мин сине барыбер килеп алам, көт! – дип озатты Шамил Гафиләне хушлашканда.

Санаторийдан кайтып бер, ике, өч ай үтте, ярты ел булды... Инде өметне өздем дигәндә, Шамиле аны алырга кайткан, әнә...
...Чын мәхәббәтнең ни икәнен күрсәтте дә соң Шамил Гафиләгә! Яратышып, чуп-чуп үбешеп кенә, гөрләтеп гомер азагына кадәр бергә назланып яшәрләр. Гомер көзенә якынлашканда булса да бәхеткә ирештем, дип сөенде хатын. 

Нәселләре белән чибәр булды Гафиләләр. Әнисе дә, әбисе дә заманында авылга бер гүзәл булганнар. Әтисе дә сылу гәүдәле, гайрәтле, матур кеше иде. Гафиләнең дә, гомер көзенә якынлашса да, ара-тирә ак чәчләре ялтырап китсә дә, яшьлек сылулыгы сүрелмәгән иде әле. Шуның өстенә ниндидер бер үзенә тартып тора торган мөлаемлек, ягымлылык, нурлылык та бар үзендә. Үзгә бер иркәлек катыш җилбәзәк холкы да нурлы йөзенә нур өстәгән шикелле генә. Шуңа күрә үзеннән шактый яшькә яшь ир-атларның да күзен яндыра иде Гафилә. 

Шамилгә ундүрт-унбиш яшьләрендә әнисе әтисеннән аерылып, малаен алып, өрек җимешләре үскән яклардан туган якларына кайтып төпләнде. Әле бер, әле икенче гөлчәчәктән гөлчәчәккә кунып йөргән күбәләк сыман, Шамил төпле гаилә кора алмады. Кара кучкыл йөзле, кап-кара янып торган матур күзле егет күп кызларның йорәгендә урын ала торды, учак дөрләтеп китә торды. Шулай итеп өч тапкыр гаилә корып карады – берсе белән дә төпләнеп торып китә алмады. Һәр төзегән гаиләдә берәр бала калды. Алиментлардан качып йөргән Шамил еш кына яшәгән урынын, шәһәрен алыштырды. Мөнәсәбәтләрне теркәмичә генә дә ничә пар алыштырды. Гаять хәйләкәр, үз-үзен артык яратучы, оста телле шушы Шамил кочагына килеп керде Гафилә. 

Мәхәббәт ул ике яклап бер-береңне хөрмәт итү, ярату, шул изге хисне тагын да үстерү нигезендә үсә, ныгый, арта. Ә инде берең үлеп яратып икенчең шуннан файдалану ягына аударса – бу мөнәсәбәтләрнең ахырына ерак калмаган дигән сүз. Үлеп яратты Гафилә Шамилне. Шашып сөйде. Шамил дә нәкъ шундый хисләр кичерәдер кебек иде аңа бәхет диңгезләрендә йөзгәндә. Әмма өч-дүрт ай бергә яшәгәннән соң ирнең хисләре сүрелгән кебек булды. Эштә тоткарлана, ардым дип кайта да диванга ава башлады. Ял көннәрендә дә эш күп дип чыгып китә торган булды. 

Ә беркөнне ул өйгә шактый кызмача кайтып керде. Гафиләгә ямьсез караш ташлап түргә узды. “Ник соңардың?” – дип авыз ачкан хатынга ир кизәнеп килде дә яңаклатып сугып җибәрде. “Фахишә!” – дип кычкырды ул аңа, “Юньле хатын гаиләсен ташлап китми” – дип ямьсез сүзләрен тезде дә, ишекне шапылдатып чыгып та китте. Шул кайтуыннан бу фатирда башка күренмәде. Арендага яллап торган фатир иде – инде яңадан түләр көн якынлаша. Озак уйлап тормады Гафилә, әйберләрен җыйды да кире авылга кайтып китте.

...“Кайттым! – диде Гафилә чемоданнарын баскыч төбенә куя-куя. – Бөтенләйгә кайттым. Кыр казлары да бит киткән җирләреннән кире кайта”, – дип ягымлы елмайды ул зур-зур атлап абзар ягыннан чыгып килгән иренә карап. 

Гафу итте Гафиләне ире, ярата чөнки. Көн саен матур сүзләрне кычкырып тормаса да, яратам-сөям дип колак яндырырлык итеп пышылдамаса да, һәр гамәленнән, мөнәсәбәтеннән аның хатынына хөрмәте, яратуы күренеп тора.

Каенана исә араларына кермәде – үзләре хәл итсен, авыл халкы да сөйләр дә туктар, дип уйлады ул! Шулай булды да. Гафилә киткән дип авыл бер шауласа, кайткан икән, дип ике шаулады да тынды. Әмма шушы хәлләрдән соң Гафиләгә Кыр казы дигән кушамат гомерлеккә тагылып калды.

Ландыш Тимерова
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хатынга матур суз эйтергэ ярамый курэсен бу ир-ат халкына

    Мөһим

    loading