16+

Кире каккысыз 9 хакыйкать

Балам тугач, мин кире каккысыз тугыз хакыйкатьне аңладым.

Кире каккысыз 9 хакыйкать

Балам тугач, мин кире каккысыз тугыз хакыйкатьне аңладым.

Акырып елаучы өч яшьлек баланың тавышы өч өлкән кешенекеннән өч тапкыр көчлерәк.

Өлкәннәрнең буе җитмәслек урында сак­ланган нәрсәләр 29 ярым секунд эчендә балалар кулына күчә ала.

Ирен буягыч никадәр яктырак, шулкадәр күбрәк ашала.

Бер тюбик теш пастасы бер як стенаны һәм ишекне буярга җитә.

Зонтик беркайчан да парашютны алыштыра алмый.

Иң мөһим документлар тизрәк ертыла.

Суперклей чынлап та бөтен нәрсәне дә ябыштыра ала.

Ашказанына ярты кило кәнфит, прәннек, туңдырма сыярга мөмкин, тик анда ике кашык ботка өчен беркайчан да урын юк.

Янгын сүндерү машинасы төп-төгәл 19 минутта килеп җитә ала.

Т. Гатина.

Фото: the-salt.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading