16+

«Кирәклегеңне тойганда, кадер-хөрмәттә торганда бу якты дөньяларда нигә 100гә кадәр яшәмәскә?!»

Кешегә гомерне Аллаһы Тәгалә бирә дисәләр дә, адәм баласының гомер озынлыгы аның тирә-юнендәгеләргә турыдан-туры бәйләнгәндер, күрәсең.

«Кирәклегеңне тойганда, кадер-хөрмәттә торганда бу якты дөньяларда нигә 100гә кадәр яшәмәскә?!»

Кешегә гомерне Аллаһы Тәгалә бирә дисәләр дә, адәм баласының гомер озынлыгы аның тирә-юнендәгеләргә турыдан-туры бәйләнгәндер, күрәсең.

Кирәклегеңне тойганда, кадер-хөрмәттә торганда бу якты дөньяларда нигә 100гә кадәр яшәмәскә?! Киленең «духтыр» булса, бигрәк тә. Туган авылыма кайткач, күршем 94 яшьлек Сәкинә апа Җамалетдинова белән күрешкәч ясадым мин мондый нәтиҗәне.

Бер караганда, аның тормышы үз чордашларыныкыннан әлләни аерылып та тормый кебек. Сугыштан яраланып булса да, исән-сау кайту насыйп булган Әнвәр исемле, туган авылы егете белән 1946 елның буранлы декабренда туй уздыралар. Аннары итәк тутырып балалар үстерәләр: Әлфия, Гөлинә, Азат, Гөлфаяз, Руфия, Фәргать. Гомер шулай алар белән әвәрә килеп уза. Әнвәр абыйның сугыш ветераны дигән исеменә, хәрби медальләренә «Татарстанның атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем дә, тыныч тормыш бүләкләре дә өстәлә. Сәкинә апа иккән чөгендерләрдән ясалган шикәр дә меңләгән гаиләнең өстәлен ямьләткәндер ул елларда.

Үз тырышлыкларын, туган җиргә мәхәббәтләрен балаларына да бирә алганнар алар. Ул-кызларының өчесе бәхетләрен туган авылларында тапкан. Әлфиясе авыл советында секретарь, Руфиясе гомер буе сыер савучы булып эшләде. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. Фәргать тә әтисенең юлын дәвам итеп, механизатор булып, туган як басуларын иңләде. Хатыны Гөлсинә – фельдшер, авылдашларының сәламәтлеге сагында тора. Көн дими, төн дими ярдәмгә ашыга торган игелекле җан. Ике кыз үстерделәр. Инде онык та сөяләр.
Сәкинә апа килене Гөлсинәнең беренче пациенты. Һәр көнне эшкә барганчы ул аңа даруларын эчереп, кирәк булса, уколын да кадап китә. Ләкин олы кешегә дару-дәрманнан тыш, якты йөз, тәмле сүз дә кирәк. Моны да яхшы белә төп нигездәге килен.

Ләкин шунысы бар: озын гомернең куаныч-шатлыклары белән бергә югалту-сагышлары да күп була. Сәкинә апаның да ире Әнвәр абый да, ике баласы Азат белән Гөлинәсе дә гүр иясе инде.
 
Бала хәсрәтен дошманыңа да күрсәтмәсен, калганнарына Ходай гомер бирсен! – ди алты бала тәрбияләп үстергән, бүген 12 онык һәм 3 оныкчыкның дәү әнисе булган Сәкинә апа.

Без аның белән капка төбендә үткән гомер турында сөйләшеп утырабыз. Үрдәк бәпкәләрен карарга чыккан. Уртак хатирәләр күп: минем әниле-әбиле балачагым аның күз алдында, аларның сөтләре, алмалары белән сыйланып узган. Туганнарымның һәрберсен аерым-аерым сорашып торгач, хәтеренә шаккаттым. Ләкин мине иң сокландырганы һәм шатландырганы – ул әле шул яшендә дә көндәлек матбугат белән танышып бара икән! Район газетасы «Байрак»ны даими яздыра. «Шәһри Казан» белән дә дуслашсын дип, газетабызны кулына сузуым булды, ул аны алып йотлыгып укый да башлады. Минем аптырап карап торуымны күреп:
– Бер хәрефен дә калдырмый күзлексез укый. Әле безгә дә сөйли, – диде килене Гөлсинә, каенанасы өчен ихлас сөенеп.

Олы яшьтәге укучыларыбыз булу газетаның дәрәҗәсен арттырып кына калмыйча, зур җаваплылык та өстәвен яхшы аңлыйбыз. Укырга ярата торган мондый ак әбиләребезне ничек газетасыз калдырыйм инде?! Ярый, авылыбыз игелекле кешеләргә шактый бай. Шуларның берсе Казанда шәхси нотариаль конторасы булган Рузинә Җәләлиева минем өлкәннәрне газетага яздыру буенча мөрәҗәгатемне аяк астына салмады, берсүзсез риза булды. Аның материаль ярдәме, элеккеге мәктәп директоры Сәфина Алиуллованың тырышлыгы белән бүген туган авылыбызга 21 «Шәһри Казан» килә. Абунәчеләр арасында ветеран укытучылар, хезмәт алдынгылары һәм, билгеле инде, Җамалетдиновлар гаиләсе дә бар. Иманым камил, почта китергән газетаны иң беренче булып унынчы дистәне ваклаучы Сәкинә апа кулына алачак һәм хәрефен дә калдырмыйча, укып барачак.

Фотода Сәкинә апа килене Гөлсинә һәм оныгы Резедә белән.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading