16+

Китек, ярылган савыт-сабаны кулланырга ярыймы?

Язын өй юу буенча, өмә оештырабыз без. Барлык иске кием, савыт-сабалар ыргытыла бу чорда.

Китек, ярылган савыт-сабаны кулланырга ярыймы?

Язын өй юу буенча, өмә оештырабыз без. Барлык иске кием, савыт-сабалар ыргытыла бу чорда.

Чираттагы "генераль җыештыру" вакытында барлык китек савыт-сабалар чүплеккә олакты. Шул чакта өйдәгеләр арасында бәхәс килеп чыкты, берсе - торсын, нигә бар иске әйберләрне ташладыгыз, хуҗалыкта ярар иде әле, ди. Икенчесе, андый ватык савытларны сакларга ярамый, тормыш кителә, дип төрле ырым-шырымнарга ышануын белдерде.
 

Баксаң, чыннан да, мондый китек савыт-саба белән бәйле төрле ышанулар халыкта чиксез икән. Мисал өчен, бөтен тискәре энергия савыт-сабага җыелган, дип саналган. Әгәр ул ярылып китсә, аны ташларга вакыт, дигән сүз. Ә тагын, әгәр шундый савыт-сабадан ашыйсың икән, бу гаилә эчендә ачуланышу булачак, диләр.


 islam-today.ru сайты язганча, китек савыт-сабаны кулланырга ярамавы турында суфый Әбү Сәид әл-Худри ( радыйаллаху әнхү) да язып калдырган. Ул бәян иткән риваятьтә болай диелә: «Аллаһының илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлам безгә китеге булган чынаяктан эчәргә тыйган» (Әбү Дәүдәт, Әшрибә, 3722). Биредә китек савыт-сабаны куллануның хәрәм булуы күздә тотылмый.

Монда шундый савыт-сабаны файдалануның кирәге юклыгын күрсәтә, чөнки, хәтта табиблар да савытның формасы, төзелеше бозылганга күрә, ватык керамик савыт-сабаларның төрле авыруларга сәбәпче булуын билгеләп үтәләр. Чөнки китекләр урынында төрле авыруларга китерүче бактерияләр туплана икән. Моннан тыш, ватык савыт-сабаны куллану әле бит үзенә күрә җайсызлык та китереп чыгарырга мөмкин. Китек стакан яки чынаякка су салсаң, ул кием өстенә агырга мөмкин, яисә чатнаган савыт-сабаны кулга алсаң, ул таралып китеп, кулны яраларга мөмкин.

 

Лилия Гайнуллина
                                                                                                                      Фото: pixabay.com
 


                                                                                                                       


                                                                     

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading