16+

Кияүдәге хатын-кыз балдак киеп йөрергә тиеш

Үзеңне ничек дөрес "бизәргә"?

Үзеңне ничек дөрес "бизәргә"?

Офиста эшләүчеләрнең алкалары яңак сөягеннән дә астарак булмасын. Мода һәм матурлык индустриясенә якын булган кешеләргә бу рөхсәт ителә.

Эшлекле очрашуга беләзек киеп бару да матур түгел.

Бриллиант, сапфир, рубин ише кыйммәтле ташлы йөзек-алкаларны кичке биш яки алтыдан соң гына кияләр. Сезнең белән акча янчыгы төрле булган кешеләр эшләргә мөмкин, тәрбияле хатын-кыз моны аңларга тиеш.

Эшлекле өлкәдә хатын-кыз йөзекне урта һәм атсыз бармакка гына кия. Иң күбе – икене кияргә мөмкин. Балдак моңа керми, ягъни сез аңардан башка тагын ике йөзек кия аласыз.

Кияүдәге хатын-кыз балдак киеп йөрергә тиеш.

Муенсага зодиак билгесе булган асма бизәк (подвеска) тагу матур күренеш түгел.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading