Шәһри Казан

«Кияүгә алып калмасыннар!» яки Питрауда күргәннәр

20 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында XX республикакүләм «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивале узды. Бәйрәмдә 60 мең тирәсе кеше катнашты. Тырлау аланы 20 ел эчендә керәшеннәрнең милли йөзен билгеләүче бер урынга әверелде.

Быелгы фестивальдә Башкортстан Республикасының Бакалы районыннан, Чиләбе өлкәсенең Ногәйбәк, Чибәркүл районнарыннан, Самара, Киров һәм Оренбург өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан, Татарстан районнарыннан килгән кунак­лар һәм фольклор ансамбльләре катнашты. Татарстанның 60 керәшен фольклор коллективыннан 44е Пит­рау бәйрәмендә чыгыш ясады.

«Арулармы сез, карендәшләр?»

2008 елга кадәр Питрау фестивале район бәйрәме буларак кына бәйрәм ителгән. 2008 елда Татарстан халыклары Ассамблеясе канаты астында уза торган Татарстан халыкларының этник бәйрәмнәре графигына кертелгәч, Питрау бәйрәме керәшен мәдәнияте фестивале статусын ала һәм район бәйрәмнәре буларак кына түгел, бөтен республика, төрле төбәкләр, хәтта чит ил кунакларын бер аланда берләштерүче фестиваль буларак уза башлый.

Керәшен халкы Җир-ананы олылый, табигатькә бик каты ышана. Бәйрәмне ачу тантанасында да керәшен халкы һәр ел фасылын зурлады. Беренче күренештә әби оныклары белән урманга үләннәр җыярга бара. Ул аларга табигатьнең бөеклеген, үләннәрнең нинди дәвалау чарасы икәнен сөйли. Балалар тыңлый, үләннәр, җиләкләр җыя, сөенә-куаныша. Менә шулай кечкенәдән Җир-ананың бөеклеген белеп үсә алар. Аннары мәйдан уртасына яшьләр чыга: кунак кызы кайткан бит. Егетләрнең  әле берсе, әле икенчесе кунак кызы аныкы булырга тиешлеген исбатлыйлар. Әле аны җырлатып та карыйлар. Тик берсенә генә булды бит чибәр кунак кызы! Кулъяулыгын берсе генә эләктерде. Менә шулай алар ярәшеп тә куйдылар.

Быелгы бәйрәмдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Ул да җыелган халыкны «Арулармы сез, карендәшләр?» дип сәламләде.
– Мин республика халыкларының милли бәйрәмнәренә һәрвакыт җылы хисләр белән киләм, аларның колоритына һәм аерым күңел күтәренкелегенә сокланам. Петр көнен бәйрәм итүне керәшен этносының визит карточкасы дип санарга мөмкин. Элек-электән 12 июльдә – изге Петр һәм Павел истәлеге көнендә билгеләп үтелә торган бәйрәм гамәли мәгънәгә ия йолалар белән үрелеп барды: пост ахыры, үләннәр җыю һәм печән чабу, әйлән-бәйлән уйнаулар һәм димләү, күңел ачу чаралары һәм ярышлар. Җәй уртасындагы бу сынамышлар күп милләт вәкилләренә билгеле, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын да җиткерде.
Быелгы бәйрәмдә Иран, Төркия, Мәскәү, Санкт-Петербург кунак­лары да бар иде. Иранның Daric Investment Group компаниясе Мамадышта яшелчә һәм җиләк-җимеш сату буенча база төзиячәк икән.
Питрау бәйрәменең төп оештыручысы, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров Мамадыштагы Питрау бәйрәменең бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрелүенә сөенүен белдерде.

– Рес­публика керәшен оешмасы төзелгәннән соң, Питрау да яңарыш кичерде. Бүгенге зур бәйрәм – безнең барыбызның да күп еллар буена куйган хезмәт нәтиҗәсе. Без быел Тырлау аланында Питрауның өченче дистәсенә юл ачабыз. Фестивалебез гомерле булсын! – диде.

Төрле төбәкләрдән җыелган керәшен фольклор ансамбльләре үзләренең бизәкле милли киемнәре белән аерылып тора иде. Казаннан килгән «Айбагыр» ансамбле җитәкчесе Вера Ивановна бу төркем белән Питрауда бишенче ел катнашуларын әйтте. «Бөтен төрле бәйрәмнәрдә дә чыгыш ясыйбыз. Үзебез инде олы яшьтә. Шул яшьләргә күрсәтеп калдырасы килә, алар да безнең гореф-гадәтләрне онытмасыннар», – дигән теләктә ул.
Ә Балык Бистәсеннән килгән «Карендәшләр» фольклор ансамбле 30 ел буе эшчәнлек алып бара икән.

– Ел да киләбез, үзебезнең бәйрәм бит. Быел бигрәк тә ошады әле, шундый уңайлы! – дип, хис-кичереш­ләре белән уртаклашты алар.

«Питрауда кыз сайлыйлар, Пыкрауда туй ясыйлар»

Тырлау аланын быел үзгәртеп корганнар. Килгән халык та: «Былтыр буталчык иде, быел үзгәрткәннәр, йөрергә дә уңайлы», – дип фикер алыша иде. Әле килгәндә, шунысына да игътибар иттем: юл буйлап «Питрау» дип язылган күрсәткечләр куеп чыкканнар. Беренче тапкыр килгән кешеләргә, әлбәттә, бу уңайлы. Монысы өчен – беренче бишле.  

Реклама

Мәйданга агылган кунакларны төрле төбәкләрдән килгән җыр-бию ансамбльләре җырлап каршы алды. Питрау үзе «Питрау» музее, «Әкият» балалар мәйданчыгы эшчәнлеге һәм ат чабышы белән башланды. Монда кая карама, бар да мәш килә. Тырлау аланының төрле почмагында кечкенә мәйданчыклар эшләде. «Җир-ана байлыклары» мәйданы, «Димче почмагы», «Керәшен сыйлары» почмагы, балалар өчен аерым уен мәйданчыклары һәм башкалар. «Тәпи» чишмәсе янында махсус мәйдан булдырылган. Элек чишмәгә, су эчәргә дип, бик белгән кешеләр генә барып кайта торган булган. Хәзер Питрау мәйданчыгы «Тәпи» чишмәсенә кадәр барып җиткән һәм биредә мас­тер-класслар мәйданчыгы, фотографиягә төшү зоналары оештырылган. Шулай ук атта, ишәктә, хәтта дөядә дә йөреп була иде.

 
«Димче почмагы»нда танылган димче Аграфена Васильева эшләде. Элек Питрауда кавышып, Питрау төнендә тауга менеп таң каршылаган яшьләр гомергә бергә булачак, картлыкка кадәр бергә таң каршылаячак дип саналган. «Питрауда кыз сайлыйлар, Пыкрауда туй ясыйлар», дигән әйтем дә бар бит әле. «Керәшен чибәре» бәйгесе дә юктан гына уйлап чыгарылган бәйге түгел икән. Чөнки, әлеге дә баягы, Питрауда кыз сайлыйлар, ә Питрауга бит кунак кызлары да килә. Менә төбендә нәрсә ята аның. Керәшен егетләре алып калса, бернәрсә дә әйтә алмый калырсың.

«Керәшен чибәре» дигәннән. Быелгы юбилей елында «Керәшен чибәре» бәйгесе уздырылмады. Бары тик алдагы елларны җиңү яулаган барлык чибәрләрне бер сәхнәгә чыгардылар, «Керәшен гүзәлләре» парады булды. Ә «Керәшен чибәре – 2018» җиңүчесе бу исемне ике ел йөртеп, таҗны икенче елга гына тапшырачак икән. 2018 елның «Иң чибәр»е Алисә Исхакова таҗны Питрау музее­на тапшырачагын белдерде.

– Быел «Керәшен чибәре»н 20 еллык юбилей уңаеннан да үткәрмәделәр, чөнки юбилей юбилей инде ул. Минемчә, алдагы елларда җиңгән кызларны чакырып, парад оештыру бик матур һәм дөрес карар булды. Юбилей елында барыбыз бергә җыелдык. Ә таҗга килгәндә, ике ел «Керәшен чибәре» титулын йөртү минем өчен зур горурлык. Чөнки мин өч ел буе катнаштым бу бәйгедә. Үз максатыма менә барып җиттем. Ул хис-кичерешләрне инде аңлатып бетерә торган түгел. Ә быел таҗны мин Питрау музеена тапшырачакмын, – диде.

Эстрада артистлары өздерде

Әйтүемчә, Питрауда һәрбер почмакта нидер кайнады. Төп мәйданда ярышлар барган вакытта, зур сәхнәдә эстрада җырчылары халыкны рәхәтләндереп биетте. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Венера Ганиева һәм Георгий Ибушев, җырчы, композитор, шаян сүз остасы Виталий Агапов, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Искәндәр Биктаһиров һәм Елена Бичарина, җырчылар Марина Карпова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Валерий Шрыков, Лариса Басыйрова, Радик Шәрибҗанов, Оксана Дмитриевалар чыгыш ясады. Питрауның йөзек кашы булган «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен ансамбле халыкка махсус программа әзерләгән иде. Өздерделәр генә. Фестивальнең эстрада сәхнәсендә «Рондо» төркеме лидеры Александр Иванов һәм «Мануфактура», «Форум», «Электроклуб» төркемнәре солисты Виктор Салтыков халыкны иң популяр җырлары белән сөендерде. Өлкән буын кешеләре дә, яшьләр дә кычкырып-кычкырып, «Белая ночь опустилась на облако» дип, бөтен Мамадышка җырладылар.

Төп сәхнәдә әле лотерея да уйнатылды. Аны, хәрәмләшү юк икәнен исбатлар өчен, Раяз Фасыйхов белән бергә уйнаттылар. Башта ун бәхетле кешегә телевизор бүләк иттеләр, аннары «Минем белән барасыңмы чәчәк аткан бакчага» дип өздерделәр. Аңа хәтле халык Рифат Зарипов белән сикереп-сикереп биегән иде. Менә аны ярата икән Мамадыш халкы да, гомумән, керәшеннәр дә.

Тәкә бар, машина кайда?

Төнге төгәл уникедә Питрау бәйрәмен салют белән тәмамладылар. Бу, әлбәттә, рәсми тәмамлау гына иде. Чөнки мәйданда әле бәйрәм гөрли, гөрли генә түгел, дөрли-дөрли яна иде. Кыскасы, Питрауның абсолют батырын таң атканда гына ачыкладылар. Анысы турында бераз соңрак. Мәйдан уртасында әллә нинди уеннар барды. Арбага берсен берсе утыртып, мәйдан әйләнгәнне Сабан туйларында күреп өйрәнгән инде. Тик шунда катнашам дип сугышканнарын күргән юк иде. Сак хезмәткәрләре бераз соңласа, бер апагыз барысын да кыра иде. Сугышка ук барып җитмәде анысы. Аннары гергә бау бәйләп, ул бауны авызга кабып чаптылар, тешләр генә чыдасын! Хатын-кызлар ком тутырылган капчык күтәреп тә йөгерде. Әкәмәт! Су буенда капчык сугышы да булды әле. Анда да хатын-кызлар тиңен бирмәде. Су да керделәр, бүләкле дә булдылар. Ә көрәш бетмичә, халык таралышмады. Ике келәмдә барды көрәш. Берсен­дә – ир-атлар, икенчесендә – яшьләр. Арасына билбаулы көрәшне дә кыстырып алдылар.

Көрәштә ир-атлар арасында 60 кг үлчәү авырлыгында – Ришат Исхаков, 70тә – Ислам Фәләхов, 80дә – Ренас Кәлимуллин, 90да – Булат Мусин, 100дә –Раил Нургалиев, 120дә – Муса Галләмов, 120 кг нан югары үлчәү авырлыгында Фәрхәт Фәйзуллин батыр калды. Ир-атлар арасында абсолют батыр исемен Муса Галләмов яулады. Яшьләр арасында бу исемгә Булат Юнысов лаек булды. Аның да иңенә үзе кадәр тәкә салдылар. Батырларга әзерләнгән бүләкләр дә саллы иде. Беренче урынга – 100 мең, икенчегә – 50 мең, өченчегә – 30, ә дүртенче урынга 20 мең сум акча бүләк иттеләр. Абсолют батырга башка кыйммәтле бүләкләр бирелмәде. Исеме бит, дәрәҗәсе ни тора! Муса Галләмовны икенче елга әләм күтәрергә чакырырлар әле.
2019 елгы Питрау бәйрәме менә шулай узды да китте. Керәшеннәр бәйрәм итә белә икән дип кайттым. Төне буе күңел ачтылар, төне буе бие­деләр, төне буе уйнадылар. Питрауның өченче дистәсенә юлны зур итеп ачып та куйдылар. Яшәсен Питрау!

Энҗе Габдуллина

Фото: Рамил Гали/Татар-информ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: