Роза куаклары, җиләкләр кышка бакчада кала. Аларны суыктан, өшүдән саклау өчен ул коры агач чүбенә куак төбендәге балчыкны бераз гына алып куша да бергә аралаштырып, төбенә өеп чыга. Салам яки корыган үләннәр белән капласаң, тычканнар оялап, куакларын кисеп бетерергә мөмкиннәр, дип кисәтә Рәмзия. Бакчадагы бөтен коелган яфракларны, үләннәрне җыеп яндырыгыз яки чыгарып түгегез. Аларны җиргә казып калдыру киңәш ителми, чөник аларда зарарлы бөҗәк личинкалары, бактерияләр кала.
Агач-куакларга, күпьеллык чәчәкләргә күп итеп су сибегез. Ашлаган җир генә аш бирә дигәндә, төпләренә көл дә сибәргә онытмагыз. Черегән тирес булса, аны да салып, төпләрен бераз казып йомшартып чыгыгыз.
Уңган бакчачы ел да суган, сарымсак, кишерне көздән утыртып калдыра. Көз көне чәчелгән кишер тизрәк шытып чыга, ә суган ныграк була, уңышы да яхшы чыга дип аңлата. Кишерне җир туңарга бер атна-ун көл кала чәчү дөрес. Шактый еллардан бирле кишернең Канада дигән сортын утырта, барысы да тип-тигез булып үсәләр, куе кызыл төстә булалар, ди.
Рәмзия бакчаны көздән казып калдырмау ягында, болай итеп без аны борчыйбыз гына икән. Кат-кат казу җирне киптерә, уңышны азайта. Шуңа да чүп үләннәрен йолкып, яшелчә калдыкларын җыеп ала да яхшылап тырмалап кына куя. Аннары сидератлар чәчеп, тагын бер кат тырмалый, һава торышы коры торган очракта су сибәсе була. Чәчкәч, өч-дүрт көн эчендә тишелеп тә чыга. Көннәр җылы торганда, горчица бик тиз үсә. Җирне туңдырыр алдыннан, горчица 20-30 см булып үсеп өлгергән булса, тирән итмичә генә казып чыксак та була. Казырга вакыт булмаса да куркыныч түгел, яз казылыр.
Көз көне башкарыласы тагын бер эш – кышка орлык чәчәр өчен җир алып калу. Аны әңгәмәдәшем кыяр үскән җирдән ала икән. Яз көне, орлык чәчәр алдыннан бакча туфрагына, бермә-бер исәбеннән, кибеттән сатып алган балчык куша.
Комментарийлар