16+

“Көл” спектакле. “Моның кадәр курыкмыйча эшли алыр дип уйламаган идем”

Галиәсгар Камал театрының кече залында “Көл” спектаклен журналистларга тәкъдим иттеләр.

“Көл” спектакле. “Моның кадәр курыкмыйча эшли алыр дип уйламаган идем”

Галиәсгар Камал театрының кече залында “Көл” спектаклен журналистларга тәкъдим иттеләр.

Ул Коки Митаниның “Академия смеха” пьесасы буенча әзерләнгән. Әмма спектакльнең режиссеры Айдар Җаббаров, “Көл” исеменә “пепел” мәгънәсен бирдек, ди. Шәхсән үзем моны ике төрле аңларга кирәк дип саныйм. Көлү мәгънәсе әсәрдәге вакыйгаларга һәм ризасызлыкка бәйле.

“Спектакль 20нче гасырда яшәгән шәхесләребезгә багышланды. Без аларның тормышлары никадәр катлаулы булганын белмәгәнбез. Әсәр чын, мәгънәле кешеләр турында икән, нинди генә телдә язылмасын, төрле илләр аны үзенеке кебек кабул итәчәк. Бу пьеса безнең өчен – татарлар өчен шулай ук бик якын. Монда бары тик ике артист катнаша – Эмиль Талипов һәм Алмаз Борһанов. Икесе белән дә күптәннән эшлим. Пьесаны укыганда ук үзеннән-үзе кем уйнаячагын күзаллыйсың. Мин беренче-икенче биттән үк әлеге актерларның тавышлары белән укый башладым”, – дип сөйләде Айдар Җаббаров. 

Пьесаны татар теленә Камал театры актеры Фәнис Җиһанша тәрҗемә иткән. Аның сүзләренчә, оригиналдагы бик күп кабатланулар һәм бүгенге цензураны узмаган шактый диалог һәм сәхнәләр төшереп калдырылган. Парадокс килеп чыга: цензура турындагы әсәрнең кайбер өлешләре цензураны уза алмаган. 

“Аның каравы, татар әдәбиятының 20нче гасыр язучыларының тормышында һәм иҗатында хәлиткеч роль уйнаган тыюларны чагылдырган язмалар урын алды”, – диде Фәнис Җиһанша. 

Спектакльне бик игътибар белән Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр абый Шакиров та карап утырды. Аның да “Көл”не тәүге тапкыр тамаша кылуы икән. Спектакль тәмамлангач, фикерләре белән кызыксындык. 

“Бу япон әсәре бит инде. Мин пьесаны укымадым, аның нәрсә өчен язылганын белмим. Башта, аңлый алмыйча, японнарда шулаймы икән, дип утырдым. Карый торгач, “бәй, бу безнең тормыш турында икән бит!” дидем. Монда бер алымны сизәм: тамашачыны нинди дә булса бер ысул белән уйларга мәҗбүр итәргә. Безнең тамашачы гадилеккә күнеккән. Ә монда икенче төрле мәгънә ята. Кабул итәрләрме аны? Ярый ла, без һәрбер язучыбызның тарихы, әсәре белән танышбыз. Шулай ук Ромео һәм Джульеттаны, Гамлетны яттан беләбез. Шуңа бу спектакль безгә якын һәм кабул итәргә җиңел. Ә гади тамашачыга, бер әйбер дә белмәгән кешегә Гамлет белән Джульеттаның мәхәббәтен күз алдына китерү мөмкин түгел. 

Кече залга шушындый алымнар кирәк, әлбәттә. Бу ниндидер бер яңа алым. Тамашачы моңа бик әзер дип уйлый алмыйм. Шулай да омтылыш булырга тиеш”, – диде Әзһәр абый. 

Спектакльдә “Моң”, “Минем белән син җырлап кара” (Виктор Цой сүзләре һәм музыкасы); “Җырларым – хыялларым”, “Газиз халкым” (Зөлфәт Хәким сүзләре һәм музыкасы); “Агыла да болыт агыла” (Хәсән Туфан сүзләре, Афәрин Акчурин музыкасы) җырлары яңгырады. Алар тамашаны бизәп кенә калмыйча, аның эчтәлеген тагын да баетты һәм тирәнәйтте. 

“Көл” спектаклендә уйнаган ике бөртек актер – Эмиль Талипов һәм Алмаз Борһановның никадәр киң кырлы талант ияләре булуларына шаккатып утырдым. Бу кичтә алар тагын да күбрәк яктан ачылды. 

“Режиссер Айдар Җаббаровны безнең театрга килүен, аның эшләрен диккать белән күзәтеп барам. Үткән белән бүгенгене тоташтыра алуын күптән сизгән идем. “Хуш авылым” спектакленнән соң да Айдарның талантына, үткәндәге проблемаларны хәзерге көнгә төшерә алуына чын мәгънәсендә сокландым. “Көл” спектакленә килгәндә, моның кадәр үк курыкмыйча эшли алыр дип уйламаган идем”, – диде теле-радио тапшырулар алып баручы, “Тәртип” радиосының продюсеры Айваз Садыров. 

Аның фикеренчә, режиссер бу әсәрне сәхнәләштергәндә, бер проблема белән куйган. Йолдызларның, вакыйгаларның туры килүе спектакльне икенче яктан да ачып җибәргән. 

“Театр да, җитәкчелек тә әлеге спектакльне куяр алдыннан бик нык борчылганнардыр, чөнки “Көл”не уйлаган һәм куярга беренче адымнар ясаган вакытта вазгыять әле болай ук киеренке булмагандыр, дип чамалыйм. Автор белән цензор хакындагы спектакль үзе үк цензурага беренче адымын ясый булып чыга. 

Моны тамашачы кабул итәр дип уйлыйм. Моңа кадәр сәясәт, цензура белән кызыксынмаган халык та соңгы арада уйланырга мәҗбүр булды. Ниндидер чикләр булмавы күпчелек кешегә бәлки уйларга җирлек бирмәгәндер. Чикләр киресенчә халыкны уятты. Миңа калса, халыкның әлеге спектакльне карарга бик нык әзер вакыты. Хәтта массакүләм дип әйтик. Озын гомерлелеге буенча бернинди гарантия бирә алмыйм. Спектакльнең гомере тышкы факторлар белән генә бәйле булмаска мөмкин. Күп вакытта өстәгеләр кечкенә генә сигналлар сизеп алса да, репертуардан алып ташларга мөмкин”, – дип, Айваз Садыров хис-кичерешләре, фикерләре белән уртаклашты. 

“Көл” спектакле озын гомерле булсын иде инде. Гадәттә, бездә аңны уята торган әсәрләр репертуардан тиз төшеп кала. Уен-көлкеле спектакльләр, киресенчә, тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә. Тик тормыш уен-көлкедән генә тормый шул... 

 “Көл” спектакленең премьерасын 22, 23 октябрьдә карап була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading