16+

Күн иде, Конь булды: авыл атамаларын бозып тәрҗемә итү кирәкме?

Күптән түгел Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды. Анда татар дөньясының иң авырткан мәсьәләләреннән берсе – Чистай районының Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакый музее­ның язмышы күтәрелде.

Күн иде, Конь булды: авыл атамаларын бозып тәрҗемә итү кирәкме?

Күптән түгел Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды. Анда татар дөньясының иң авырткан мәсьәләләреннән берсе – Чистай районының Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакый музее­ның язмышы күтәрелде.

Әлеге утырышта җитәкчеләр, язучылар, җәмәгать эшлек­леләре катнашты. Сөйләшү барышында милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин кызыклы фикерен җиткерде:

– (...) Әлеге мәсьәлә татар авыллары атамасына кагыла. Яуширмәне Кутлушкино дип атау – Россиянең географик атамалары турындагы канунын тупас рәвештә бозу ул. Әлеге документ нигезендә, атамалар шунда яшәгән халык телендә булырга һәм тәрҗемә ителмәскә тиеш. Мин бу мәсьәләне аерым утырышта күтәрергә тәкъдим итәм, чөнки бу – бөтен Татарстан авылларының бәласе, – дип белдергән иде ул әлеге утырышта.

Чыннан да, Марат Лотфуллин игътибар иткән мәсьәлә – күп кенә татар авылларының теңкәсенә тигән проблема. Матур татар атамаларын бернинди мәгънәгә ия булмаган рус сүзләренә тәрҗемә итү белән без еш очрашабыз. Әгәр атамалар чыннан да шунда яшәгән халык телендә булса һәм тәрҗемә ителмәсә, күпкә отышлырак булыр иде. Рус кешесенә аның рус атамасы барыбер берни турында да сөйләмәскә мөмкин бит.

Ә сез үз авылыгыз атамасының русча тәрҗемәсеннән канәгатьме?

Мәймүнә Садриева, Балык Бистәсе районы:

– Безнең авылның атамасы – Кече Укмас. Бер фараз буенча, авыл исеменең мәгънәсе укмашып яшәү дигәнне аңлата. Русча тәрҗемәсе исә Малый Атмас дип йөртелә. Чынлыкта русча Атмас дигән сүз дә юк бит инде. Биш ел элек авылыбызны төзекләндереп, яңа юл салганнар иде. Шуннан соң авыл башындагы элмә тактаны алыштырдылар, тик анда авылның татарча атамасын да Кече Атмас дип язып куйганнар. Шулай итеп, Укмас сүзе хәзер авыл халкы телендә генә сакланып калу ихтималы бар. Авылның «укмашып яшәү» дигән төп мәгънәсе юкка чыгарга мөмкин. Авыл халкы моны төзәтергә теләп, Авыл советына мөрәҗәгать итсә дә, акча юклыкка сылтап, бу эш әле дә булса чигерелеп килә. Ә бит халкы ничек атый, авыл атамасы шулай калса, ничек уңайлы булыр иде. Көек авылы да русчага Дикое поле дип тәрҗемә ителгән. Бу шулай да матур түгел дип уйлыйм.

Гөлгенә Садриева, Мамадыш районы:

– Мамадышка кайта торган юлда Питрәч районының Күн авылының русча тәрҗемәсенә игътибар иткәнем бар. Конь дип атаганнар аны. Аннан соң шул ук Питрәч районында Тау Иле дигән бик матур атамалы авыл бар. Ул да русчага Татарское Ходяшево дип бозып тәрҗемә ителгән. Миңа калса, болай дип тәрҗемә итү бер дә дөрес түгел. Мәсәлән, Мамадыш районындагы Усали авылы бер дә, русчага бозып, тәрҗемә ителми бит. Татарчасы да, русчасы да бертигез языла. Шулай ук Чуча авылы да татарчада да, русчада да бертөрле әйтелә. Барлык авыллар да шулай булса, картадан эзләп табар өчен дә бик уңайлы булыр иде.

Фото: protatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Өчиле - Саклау ауылы русчага Сулы Сакловога әйләнә.Аның овосы ник кирәк?Сарман Сарманово.Нигә Мамадыш Мамадышево булмый?Тугаш ауылы - Тогашево.Рус телендә у хәрефе бар!

    Мөһим

    loading