16+

“Кояш циклы пигына җитә”: шартлаулар көтәсеме?

2023 елда галимнәр кояшта иң көчле шартлауларны теркәгән иде.

“Кояш циклы пигына җитә”: шартлаулар көтәсеме?

2023 елда галимнәр кояшта иң көчле шартлауларны теркәгән иде.

Алар элемтә, электр энергиясе белән проблемалар китереп чыгара, кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.

Галимнәр мондый шартлаулар 2025 елда да булачак дип фаразлый. Чөнки Кояш үзенең 25 нче циклының пигына җитә. Цикл, гадәттә, 11 ел дәвам итә.
2025 елда Кояштагы шартлаулардан нәрсә көтәсе? Бу сорауга җавапны Решетнев исемендәге университет обсерваториясе җитәкчесе Сергей Веселков биргән.
Галим билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Кояшта гигант зурлыкта таплар төркемнәре күренә. Нәкъ менә алар шартлаулар китереп чыгарырга мөмкин дә инде.

Ул таплар якынча 200 мең чакрым чамасы һәм бик авыр магнит кырына ия. Мондый төркемнәр Х-класслы көчле шартлаулар булсын өчен уңай җирлек. Җир исә шул “ут линиясе”ндә тора.

“Хәзерге вакытта Кояш үзенең 11 еллык 25 нче циклының пигына якынлаша. Ул 2025 елның июлендә булыр дип фаразлана. Әмма фаразлана гына, булачак дигән сүз түгел! Бер ай, бигрәк тә бер ел алдан Кояшта шартлаулар булачагын алдан әйтү мөмкин түгел. Җиһазлар ул дулкыннарны теркәгәннән соң, әгәр алар Җиргә юнәлдерелгән булса, 2-3 көннән магнит давыллары булачагын фаразларга була”, - ди обсерватория җитәкчесе.

Галим шулай ук космик күренешләрне алдан фаразлау бик авыр икәнен, моның өчен күп еллык тикшеренүләр таләп итүен дә искәртә.

Кояшта шартлаулар ни өчен барлыкка килә соң? Һәр 11 ел саен Кояш активлыгының иң югары ноктасына җитә һәм бик күп күләмдә энергия бүлеп чыгара. Бу кисәкчәләр бик куркыныч. Җирнең үз магнит кыры ярдәмендә ул кисәкчәләрне кире кайтару сәләте булса да, кайберләре планетабызга үтеп керә һәм кешеләр тормышына йогынты ясый.

Иң көчле шартлаулар “Х” индексы белән билгеләнә. Алар ясалма иярченнәрне эштән чыгарырга, элемтә белән глобаль проблемалар китереп тудырырга, хәтта бөтен Җир шарында электр энергиясен сүндерергә сәләтле.

“Иң көчле шартлау 2023 елда булды. Ул шундый көчле иде ки, хәтта Кояш плазмасы агымын тикшерә торган җиһазларны эштән чыгарды. Алар Х17 күрсәткечендә сүнде, соңрак шартлаулар якынча Х45 индексында бәяләнде. Х-класслы мондый көчле шартлаулар озак дәвам итә торган радиацияле бураннар китереп чыгаруы ихтимал. Алар спутникларга, полюсларга якын очкан авиапассажирларга зыян китерергә мөмкин”, - ди  Сергей Веселков.

Магнит давыллары нәрсәсе белән куркыныч? Кояшта булган шартлаулар берничә минуттан да артмый. Әмма шул берничә минут та Җир шарына һәм кешеләргә тәэсир итәргә җитә.

Шартлау вакытында космоска чыга торган кояш матдәләре космик техника, элемтә һәм электр чыбыклары өчен куркыныч тудыра. Бу бигрәк тә орбитадагы иярченнәргә кагыла.

Кешеләргә килгәндә, магнит давыллары иммунитеты какшаган һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнарга; хроник авырулардан интегүчеләргә; психик яктан тотрыклы булмаганнарга тискәре йогынты ясый.

Магнит давыллары вакытында кешенең башы авырта, йокысызлыктан интегә, тиз кызып китүчән була, кан басымы күтәрелә, аппетиты югала һәм хәле бетә. Кайберәүләрнең хроник авырулары көчәергә мөмкин.

Лилия Локманова тәрҗемәсе (“АиФ”).
Фото: https://freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading