16+

Колхоз сыеры түгел без

Россия узган ел Босния белән Герцеговинага СССР чорыннан калган бурычын түләп, чит ил кредитларын ябып бетерде дип хәбәр ителгән иде. Күптән таралып юкка чыккан бер дәүләт (СССР) шундый ук икенче бер дәүләткә (Югославия) бурыч түли. Аңа хәтле шул ук дәүләтнең кисәкләре булган Хорватия, Словения белән Македониягә дә түләнгән иде ул бурыч. Намусыбыз чиста, СССРның бурычларын түләп, без хәзер иркен сулыш алырга тиеш. Әмма «бердәм һәм бүленмәс союз»да без генә яшәмәдек бит, РСФСРдан кала тагын 14 республика бар иде. Бары – бергә, югы уртак булырга тиеш кебек, әмма чирек гасыр элек таралган дәүләтнең бурычлары бүгенге россиялеләр җилкәсендә.

Колхоз сыеры түгел без

Россия узган ел Босния белән Герцеговинага СССР чорыннан калган бурычын түләп, чит ил кредитларын ябып бетерде дип хәбәр ителгән иде. Күптән таралып юкка чыккан бер дәүләт (СССР) шундый ук икенче бер дәүләткә (Югославия) бурыч түли. Аңа хәтле шул ук дәүләтнең кисәкләре булган Хорватия, Словения белән Македониягә дә түләнгән иде ул бурыч. Намусыбыз чиста, СССРның бурычларын түләп, без хәзер иркен сулыш алырга тиеш. Әмма «бердәм һәм бүленмәс союз»да без генә яшәмәдек бит, РСФСРдан кала тагын 14 республика бар иде. Бары – бергә, югы уртак булырга тиеш кебек, әмма чирек гасыр элек таралган дәүләтнең бурычлары бүгенге россиялеләр җилкәсендә.

Бурыч – советларныкы, ә түләүчеләре – россиялеләр. Тарихка күз салсак, 1991 елда тышкы бурыч 12 республика (Балтыйк буендагылардан тыш) арасында бүленеп, һәркем үз өлешен түләргә ризалаша (пропорциональ рәвештә бу бурычның РСФСРга 61,34 проценты туры килсә, Кыргызстанныкы – 0,95, Таҗикстанныкы 0,82 процент булыр иде). Әмма 1993 елда Россия хөкүмәте бу йөкне үз өстенә ала, моңа җавап итеп, калганнар СССРның тышкы активларына дәгъва белдермәскә тиеш була, ягъни шул рәвешле нульгә чыгыла. Советлар Союзының ул чакта тышкы активлары булу-булмавы турында әлегә хәтле бернинди мәгълүмат юк.

Әмма ул активлар турында кайбер элеккеге союздаш республикалар искәртеп тора, гәрчә алар уртак бурычларны түләмәсә дә. Әүвәл 12 республика чит илләр кредитларын бергәләп капларга ризалашканда, Балтыйк буендагылар бөтенләй моңардан баш тарта, шул рәвешле, 1993 елгы хөкүмәт белән балтыйклылар хәзерге россиялеләр җилкәсенә әлеге бурычларны өеп калдыра. Ул гына да түгел, совет «оккупациясе» турында искә төшереп, алда әйтелгән активларны да, совет чоры өчен компенсация дә сорый әле алар. Шулай итеп, 1993 елда туган россияле кичә-бүген генә хезмәт юлын башлап, түләгән салымыннан элеккеге союздашларга да өлеш чыгарырга тиеш була икән. Совет туңдырмасын авыз итәргә өлгермәгән буын туганда ук бурычлы булып туган. «Балам, син укып кеше бул, яхшы эшкә урнашып, күп акча ал, әле бит совет «оккупациясе» өчен дә түлисең бар» дип үстерергә тиешме россиялеләр үзләренең балаларын? Мәгънәсезлекме? Мәгънәсезлекнең дә теге ягына чыгып, аякны салындырып утыру бу. «Кемнең аты юк – миңа атлан» дигән язу гына җитми аркага элеп куярга. Әмма Балтыйк буенда алай уйламыйлар.

Узган атнада Эстония белән Латвия кабат Россиядән совет чоры өчен компенсация түләтү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Алар хәзер моны БМО дәрәҗәсендә хәл итәргә җыеналар. Литва берничә ел элек үк 28 миллиард доллар түләттерергә җыенган иде. Алар бу саннарга Бөек Ватан сугышы чоры корбаннарын, Әфганстан һәм башка хәрби бәрелешләрдә һәлак булучыларны да кертә. Кеше гомере ничек бәяләнәдер, әмма шул ук Бөек Ватан сугышында Балтыйк буе һәм тулаем Европа өчен башын салган совет солдатларын санап китсәң, алар аны гомер буе да түләп бетерә алмаячак. Тарихны үзгәртеп язып та, шул ук вакытта реаль саннарны чагыштырып карап та була. Советлар чорында кем яхшырак яшәгән дә, кем күбрәк кулланган? Идел буенда, Уралда, Себердә, Төмәндә, ә бәлки Ерак Көнчыгыштадыр? Илнең бөтен байлыгы шул җирләрдә бит. Юк шул менә, иң күп кулланучылар – Грузия, Әрмәнстан һәм Балтыйк буе. 70нче елларда Латвиягә кертелгән товарның күләме чыгарылганына караганда 57,1 миллион сумга күбрәк, 80нче еллар ахырына исә ул сан 695 миллионга хәтле җиткән. Шул ук хәл, билгеле ки, Литва белән Эстониядә дә. Куллану-җитештерүгә күз салсак, Әрмәнстан РСФСРныкыларга караганда 2 тапкыр азрак җитештергән, әмма 2,5 тапкыр күбрәк «ашаган», Эстониядә бу сан – 3, Грузиядә 3,5 тапкырга күбрәк. Гади генә телдә әйткәндә, РСФСРныкы 3 сум эшләсә, шуның икесе – үзенә, бер сумы «союздашларга» китеп барган. Хәзер Советлар чорында буш прилавкалар, начар юллар, дефицит, сыйфатсыз товар, озын чиратлар иде дип авыз суын корытучылар дөрес сөйли – болай дияргә тулы нигез бар, әмма болар бөтенесе РСФСРда гына иде, союздаш республикаларга моның кагылышы юк. Юллар төзелеше буенча ул чорда Балтыйк буе – беренче, Көнбатыш Украина – икенче, Кавказ – өченче урында булса, без яшәгән җирлеккә 12-13 нче чиратта гына игътибар бирелгән. Менә шул такыр юллардан йөреп, кибеттәге бәяләр, коммуналь хезмәтләр, транспорт, электр энергиясе бик еш кына ике тапкырга арзанрак булганына өйрәнгәннәр һаман читләр исәбенә яшәргә, ул заманда тумаган да буыннан бурыч түләттерергә җыена. Колхозлар да күптән бетте инде югыйсә, җиленен тарткан саен сөте ага торган савым сыерлары түгел бит без.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading