Шәһри Казан

Комадан чыга алмаган: бәби тапканда үлгән ана фаҗигасеннән соң тикшерү эшләре башланды

Татарстанның тикшерү комитеты 33 яшлек Диләрә Фәтхуллинаның Республика клиник хастаханәсендә реанимациядә үлеменнән соң тикшерү эшләре башлады.

Диләрә Фәтхуллинаның фаҗигасе турында без кичә язган идек инде. Яшь ана игезәк кызларын тапканнан соң үлгән. Диләрәнең якыннары аның канында ялкынсыну башланып шуннан үлде, дип сөйләгән иделәр. Табиблар аның гомерен саклау өчен көрәшәләр, тик ни кызганыч, коткарып кына кала алмыйлар.

Реклама

Диләрәнең 10 яшьлек улы һәм яңа туган ике игезәк кызлары әнисез калды.

Тиешле экспертиза билгеләү буенча мәсьәлә хәл ителә. Хатынның үлеме һәм табиблар тарафыннан кылынган гамәлләрнең бәйле булу-булмавы тикшерелә.

Фото: vk.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: