16+

«Комбайнчылар хәлне яхшырак белә»

«ШК» хәбәрчесе иген басуларына чыкты

«Комбайнчылар хәлне яхшырак белә»

«ШК» хәбәрчесе иген басуларына чыкты

Арча районына урып-җыю эшләре белән танышырга дип барган көнне һава торышы гел үзгәрүчән булды. Әле генә эсселәтеп кыздыра, әле генә суытып, салкынча җил исеп куя, шул да булмый, ялтырап кояш чыгып, вак-вак тамчылап яңгыр сибәләп уза, шунда ук күк йөзендә салават күпере пәйда була.

Озакка сузылмаган яңгыр явып узу эшне берничә сәгатькә туктатып торса да, игенчеләр моны бары тик яхшыга гына юрый.

– Яңгыр кирәк иде әле. Соңыннан чәчкән сабан культураларына да, туфракны йомшартыр өчен дә яңгыр кирәк иде... Уңышның ничек буласын алдан ук фаразлавы читен. Авыл хуҗалыгында уңыш һава шартларына бәйле. Көн кояшлы, матур торса, эшне тиз арада бетерергә тырышабыз. Кызу урак өстендә бераз яңгыр сибәләп китсә дә, кәефебезне төшермибез. Бары тик яхшыга гына юрыйбыз, – ди алар.

Булдыклылык буыннан килә

Икмәк җыюда әтиләре белән бергә ике улы да хезмәт куя дигәч, без «Закирҗанов» крестьян-фермерлык хуҗалыгына юл тоттык. 5 мең гектар җире булган хуҗалык Байкал, Яңа Сәрдә, Шурабаш, Шура авылларын берләштерә. Әтиле-уллы Кавиевлар исә Байкал авылы бригадасына караган җирләрдә эшли.

Әтиләре Илдар Кавиев быел 25нче урагына төшкән.

– Мин тумышым белән күрше Сәрдә авылыннан. Үземне белә-белгәннән бирле техника арасында инде мин. Берара шәһәргә барып та эшләп кайткан идем. Дуслар: «әйдә, комбайн бар, йөрмә әллә кайда», – дип чакырып кайтардылар, – дип елмая яңа танышым, гадәттәгечә, чын хезмәт кешеләренә генә хас булган тыйнаклык һәм сабырлык белән.

Хәзерге вакытта Илдар Кавиев «Акрос» комбайнында эшли. Аңа кадәр «Нива»ны йөрткән.

– Хәзер эшләргә шартлар яхшы инде. Элек, малай вакытта, кабинасыз комбайннарда да йөргән чаклар булды. «ДОН» кайткач, аңа да сөенгән идек. Болар тагын да әйбәтрәк инде. Ә «Лексион» моннан да шәбрәк. Аңа утырып караган юк әле, тик яхшы икәнен беләм, – ди Илдар абый.

Илдар абыйга ярдәмче булып мәктәптә укучы улы Алмаз килгән. Ул быел сигезенче сыйныфка укырга бара.

– Беренче сентябрьдә укырга китсәм дә, дәрестән соң әтигә булышырга дип йөгереп кайтам. Кич эшне бетергәч, дәрес хәзерлибез. Икенче көнне тагын укырга китәм. Әти янында, кырда йөрергә бик яратам. Кирәк вакытта аңа ярдәм итәм, комбайн ватылып китсә дә, кирәкле детальләрне биреп торам. Яшем җитү белән үк, үземнең дә комбайн руле артына утырасым килә, – ди Алмаз.

Абыйсы Илнар да нәкъ менә шулай әтиләре кул арасына кереп, кырда эшләп үскән. Кулына диплом алгач, үзе дә «кыр корабы»на утырган. Көзен-язын, әтисе кебек үк, тракторда эшли.

– Иген игүне берни белән дә чагыштырып булмый. Комбайн руле артында үземне бөтенләй башка төрле хис итәм. Күңелгә рәхәт. Ярыша-ярыша эшлибез. Кайвакыт әти белән ярышасым килә, азартка кереп китәм дә аннан соң, аны барыбер узып китеп булмый, дип тукталам. Артыгына кызыкмыйм, хезмәт хакы барыбер уртак, бер гаиләгә кайта бит, – ди Илнар.

Илдар Кавиев әйтүенчә, иң зур проблема – авылда кадрларга кытлык.

– Авылда эшләргә кеше аз булгач, бер техникадан төшәм дә икенчесенә утырам. Эш сәгатебез комбайнда иртәнге алтылар тирәсендә башлана. Язын биштә чыгабыз. Бүләкләп торалар анысы. Казанга да игенчеләр бәйрәменә барган бар. Премияләр өчен махсус тырышмыйбыз анысы, ничек тырышып эшләгәнбез, шулай эшли бирәбез, – ди узган ел 12 мең центнер уңыш җыеп алган игенче.

Ә менә хезмәт хаклары башка район, хуҗалык комбайнчыларына караганда азрак булуын әйтте.

Арча районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов әйтүенчә, мондый тырыш, төпле, акыллы гаиләләр алар өчен зур горурлык.

– Нәрсәнең нәрсә икәнен комбайнчылар агрономга караганда да яхшырак чамалый. Тәҗрибәле комбайнчы, кырга карау белән үк, моннан күпме уңыш аласын да, уңышның өлгергәнлеген дә, туфракның дымлылыгын да әйтә. Бер яктан караганда, малайларны техника янына якын китерергә ярамый, икенче яктан, кечкенәдән үк техника арасында кайнашып үсмәгән баланы үскәч эшкә җәлеп итеп булмый бит. Права алгач кына йөрерсең дисәң, кулына суксаң, аннан соң кире эшкә җәлеп итү бик авыр булачак, – ди җитәкче.

«Узган ел уңыш мулрак иде»

Арча – республиканың төньягында урнашкан район. Шуңа күрә дә алар башка район игенчеләренә караганда, кырларга соңрак — 26 июльдә төште.

– 26 июльдә районның төньяктагы Кызыл Яр хуҗалыгы керде. Алар арышны сугып, җиңсәләргә салдылар. Шуннан ике көннән соң «Казанка» хуҗалыгы кереп китте. Дымлылык югарырак иде, шунда ук элеваторга чыгара башладылар. Элек җиңсәгә «Ак Барс» хуҗалыгы сала иде. Быел ул җайланманы Кызыл Яр алды. Ул дымлылык югарырак булганда, ике-өч көнгә иртәрәк чыгу мөмкинлеген бирә. Шулай да быел комбайннар иртәрәк төште. Узган ел 7 августта гына чыккан идек, – ди Ренат Гатиятов.

Арчада 51 800 гектар мәйданда бөртеклеләр үсә. Шуның 17 800 гектарына көзге культуралар чәчелгән. 22 августка булган мәгълүматлар буенча, уңыш 32 450 гектар мәйданда җыеп алынган. Көзге культуралар һәм борчак тәмамланган. Хәзерге вакытта игенчеләр арпа һәм солы басуында эшли. Шулай ук күптән түгел генә язгы бодайга кергән хуҗалыклар да бар.

Уңдырышлылык гектарыннан 27,8 центнерны тәшкил итә. Әлегә кермәгән яхшы басулар, көчле инвесторлар бар. Шуңа күрә идарә җитәкчесе бу күрсәткечләрне арттырырбыз дип ышана.

– Яңгырлар бездә кызык булды. Статистиканы карасагыз, иң күп яңгыр Арча районында яуган. 14 июньдә явып узганнан соң яңгыр 6-7 июльләргә кадәр булмады. Анда да кайбер хуҗалыкларда гына эләкте. «Төньяк», Ашытбаш, Ташкичү, «Закирҗанов» хуҗалыкларына яңгыр аз эләкте. Байкал, Шурабаш авыллары кырларында дым бөтенләй аз булды, – ди ул.

Узган ел арчалылар мул уңыш белән сөендерсәләр дә, быел икмәк әллә ни мактанырлык түгел.

– Быел безнең районга ашлама да азрак керде. Сөт бәяләре кимү сәбәпле, хуҗалыкларның финанс хәле бик мактанырлык булмады. Узган ел белән чагыштырганда, сөт бәясе ун сумга кимеде. Икмәк бәясе дә аз булды.Шуңа күрә хуҗалыклар икътисади яктан какшап калды. Кәефләре дә булмады. Хуҗалыкларда савып алынган һәр литр сөт өчен 3 сум ярдәм күрсәтелә башлагач, федераль үзәктән дә ярдәм булгач, чәчүгә тотынгач, егетләрнең кәефләре күтәрелде. Чәчүне дә вакытында төгәлләделәр. Шуңа күрә киләсе елга өмет баглыйбыз. Сөт бәяләре уңайланып китсә, ашлык бәяләре яхшы булса, хуҗалыкларның хәлләре яхшырыр иде, дибез. Технологияне дөрес тотып, кырчылык белән ныклап шөгыльләнгән хуҗалыкларның уңышы начар түгел. Бездә бит «Вамин» таркалганнан соң оешкан оешмалар бар. Агрофирмаларны бүлеп, аларга яңа инвесторлар керде. Аларның җирләрне эшкәртеп, берничә ел ныклап торып аякка басасылары бар әле. Шулай да егетләр сер бирми, тырыша, – ди Ренат Гатиятов.

Берьюлы җиде комбайн эшләгән «Кырлай» басуына да тукталдык. Үзара ярыша-ярыша эшләгән игенчеләрнең күзләрендә – очкын, күңелләрендә – өмет.

– Август – авыл хуҗалыгында иң күп эш эшли торган бик чыгымлы, тыгыз вакыт. Техниканы да, ягулыгын да, эшчеләрне дә җиткерергә кирәк. Проблемалар, мәшәкатьләр булса да, кул кушырып утырмыйбыз. Тырышабыз һәм бары тик яхшыга гына өметләнәбез, – дип озатып калды безне авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.

Арча

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading