16+

Конституциядәге үзгәрешләр өчен тавыш бирә алырбызмы?

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча сайлаулар июль аенда булырга мөмкин, дип яза Интернет басмалар Кремльдәге чыганакларына таянып.

Конституциядәге үзгәрешләр өчен тавыш бирә алырбызмы?

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча сайлаулар июль аенда булырга мөмкин, дип яза Интернет басмалар Кремльдәге чыганакларына таянып.

Фаразлар буенча, тавыш бирү 8 июльгә билгеләнгән, әмма әле бу катгый рәвештә расланган дата түгел. Шулай ук тавыш бирүне бөтенләй дә уздырмау варианты да карала икән.

Моңа кадәр Конституциягә үзгәрешләр кертү датасы итеп 22 апрель билгеләнгән иде. Әмма илдә генә түгел, дөньяда да яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, бу дата кичектерелде. Шулай ук 27 май һәм 3 июньдә үткәрү планы да бар иде. Әмма Россиядә әле коронавирус чигенә генә башлады. Шуңа да тавыш бирүләрнең яңа датасы санитар-эпидемиологик вазгыятьтән чыгып билгеләнәчәк дигән карарга киленде.
Кыска гына  әйткәндә, Конституция өчен тавышны коронавирусны җиңгәч бирәчәкбез!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading