“Концерт булмый, гафу итегез”
Новосибирскидан кайтканнан соң, икенче көнне үк “Татмедиа”га Әлфия Хәбибуллина белән Нурзадә килде. Аларның сөйләгәннәрен ничек бар, шулай тәкъдим итәбез. Сүзне иң элек Әлфия башлады:
“Новосибирск өлкәсенең Куйбышев шәһәрендәге Мәдәният йорты хезмәткәре Наталья ханым минем белән элемтәгә чыгып, гыйнвар аенда шул шәһәрдә концерт куярга тәкъдим итте. Без концертны 13 гыйнварга планлаштырдык. Барган барган бер генә концерт куясы килми бит инде. Шул төбәкнең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Рәшидә Хәмзина белән сөйләштек тә, Новосибирскиның үзендә дә концерт куярга уйлаштык. Аны 15 гыйнварга планлаштырдык. 14 гыйнвар буш калмасын дип, Рәшидә ханым бер көндә ике татар авылында концерт куярга тәкъдим итте.
Бераздан Рәшидә ханым: “Сезне башка авылларда да күрергә телиләр”, - дигәч, гастрольләр графигы тагын да озайтылды. Шәһәрләрдән кала, барлыгы 7 татар авылына барырга тиеш идек – Белехта, Тармакүл, Кошкүл, Кече Тебисс, Тебисс, Убинское, Мусы”.
Аның сүзен Нурзадә дәвам итте: “10 гыйнвар көнне Омскига барып төштек, безне “Ышаныч” татар оешмасы матур итеп каршы алды. Анда ике татар оешмасы бар, икесе белән дә очрашып, чәйләр эчеп җырлашып утырдык. Алар безне озата та барды. Бу вакытта безне алдан ни көтәсен белми идек әле”.
“Җирле вакыт белән кичке 9да Куйбышевтан Наталья белән элемтәгә чыктык, ул исә: “Бар да яхшы, концерт булачак”, - диде. Икенче көнне иртәнге сәгать 6да, алар вакыты белән 10да смс килеп төште: “Концерт булмый, гафу итегез”. Мин Рәшидә ханымга: “13 гыйнвардагы концертыбыз өзелә, ул көнне татар авылларында оештырыйк”, - дип яздым. Ә бу вакытта Новосибирскиның Чаны районы башлыгы Виктор Губер клуб мөдирләрен җыеп, татар авылларындагы концертларны өздерә. “Сезнең авылда татарлар чыгыш ясарга тиеш түгел. Әгәр кертәсез икән, эштән куылачаксыз”, - дигәннәр.
Без бу хакта Чаны районына килеп төшкәч кенә белдек. Ә билетлар инде сатылып беткән иде. Татарлар безне куанып-шатланып көтеп тора иде. Югыйсә бу концертларны оештыру өчен Новосибирск өлкәсенең мәдәният министрлыгы үзе рөхсәт биргән. Рәшидә ханым аларга хат язган булган. Концертларны тыю турында белгәч, Рәшидә ханым министрга кергән. Ул исә: “Миннән тыю юк”, - дигән”, - дип сөйләде Әлфия.
“Акча эшләү максаты белән йөрмибез”
Шуннан соң Әлфия белән Нурзадә ярдәм сорап Омск татарларына мөрәҗәгать иткән. Анда барып, ике татар авылында концерт куйган. “Новосибирскида планлаштырылган концертлар өзелсә дә, башны имәдек. Башка районнардагы татар авылларында концерт куйдык. Кемдер безне тыймасын өчен, концерт башланырга 2-3 сәгать кала, шул авылларга шалтыратып, шушы вакыт эчендә халыкны җыйдылар. Үз гомерләрендә беренче тапкыр татар артистларын күргән татар авылларында булдык. Бер районның бердәнбер татар авылына бардык. Анда шундый тырыш, эшчән халык яши, казлар үстерәләр, яңа йортлар салалар. Әмма мәктәпләре юк. Мәктәп булмагач, татар теле дә укытылмый. Балалар күрше рус авылына барып укый икән. Мәчетләре дә бар, әмма муллалары юк. Безгә менә шундый моң-зарларын сөйләделәр”, - диде Нурзадә.
Комментарийлар