Үзләре дә Иске Йөрек егетләре, өч һәвәскәрдән торган ансамбльләре дә шушы исемне йөртә. Аның моңлы җырчысы Рамил Әсхәдуллин, сүз остасы Рөстәм Хәмидуллин, аппаратура көйләүче Рамил Нәҗмиев – һәркайсы үз урынында алыштыргысыз.
Кечкенәдән үзешчәннәр концертларында, төрле мәдәни чараларда катнашып килгән, сәнгать җанлы Рамил белән Рөстәм, информацион технологияләр белгече, соңыннан шушы һөнәре белән мәдәният дөньясына да кереп киткән Рамил Нәҗмиев көннәрдән бер көнне өчәүләп ансамбль оештырырга кирәк дигән уртак фикергә килә. Менә инде биш ел тирәсе “Йөрек егетләре” ансамбле үзләренең чыгышлары белән төбәгебез халкын сөендереп, сокландырып тора. Иске Йөрек сәхнәсендә бер генә концерт та алар чыгышыннан башка үтмидер. Авылларда Сабантуйлар да алып баралар, мәҗлесләр алып барырга да чакыралар аларны. Болар барысы да төп эшләреннән буш вакытта эшләнә. Егетләрнең өчесе дә туган авылларында яшәп калып, Малмыж районы “Зерновой” күмәк хуҗалыгында хезмәт куя. Эштән арып-талып кайталар да, өй эшләрен караштырып, репетициягә ашыгалар. “Сәнгатьне яраткач, барып уйнап, җырлап кайту, ул безнең өчен рәхәт кенә, ял иткән кебек буласың”, – ди алар.
Рамил Әсхәдуллин – хуҗалыкның мактаулы механизаторы, 32 ел инде тимер атны иярли. “Беларус” тракторы белән күпчелек ындыр табагында ашлык төяп, күчереп торучы. Печән өсте җитсә, чапкычын тагып, басуга печән чабарга китә.
– Ул гел елмайган була, аның белән сәйләшкәч, кәефләр күтәрелеп китә, нәрсә кушсаң шуны эшли, - дип мактый аны хуҗалык рәисе Рашид Гафиулла улы.
Намуслы, тырыш хезмәте өчен бирелгән төрле дәрәҗәләрдәге күп кенә мактау кәгазьләре белән фестивальләрдә, район күләмендәге конкурсларда бирелгән дипломнары да Рамилнең иҗади осталыгын раслый. Киров шәһәре сәхнәсендә Сабантуй күренешен яхшы итеп куюлары, Татарстан республикасы районнарында да чыгыш ясаулары күңелле мизгелләр булып хәтердә калган.
- Мәктәптә укыганда ук җырлый идем инде, мәдәният йорты сәхнәсенә чыгарга армиядән кайткач, аның директоры Һаҗәр апай үгетләде, шуннан башланды инде... – ди Рамил үзе.
Күңеле гел җырлап торган егет туганда ук моңлы булып туган. Әнисе Гөлфирә апа да, әтисе дә җырларга яратканнар. “Авызы җырудан бушамый бит аның, тракторында да гел җырлап утыра ул”, – диләр Рамил турында ындыр табагында эшләүче апалар да.
Үзе көйләр дә чыгара икән. “Җиренә җиткереп, сәхнәдә җырлап карыйсы бар әле”, – ди үзе.
Мәҗлесме ул, нинди генә мәдәни чара булса да, аның күңелле баруы алып баручыдан торадыр. “Йөрек егетләре”ндә бу рольне Рөстәм Хәмидуллин башкара. Дөресрәге бу рольдә ул мәктәп елларыннан бирле уйный. Җырларга да, концертлар алып барырга да бер дә ялындырып тормаган. Авылның һәвәскәр җырчысы булган Фәридә апа да улына үрнәк мисал булгандыр. “8нче сыйныфта укыганда, укытучым Нургаяз абый ярдәме белән баянда уйнарга өйрәндем”, – дип сөйли үзе. Бу кызыксынулары белән шомарып, остарып бетә. Инде өлкән тормышта Рөстәмне мәҗлесләр алып барырга, баянда уйнарга чакыра башлыйлар.
– Безнең ансамбль булып төрле чараларда йөрүебез, акча эшләү өчен генә түгел, ял итеп кайтабыз, кеше белән аралашып, күбрәк дуслар табабыз, – дип бүлешә Рөстәм. Чынлап та, син сәхнәгә чыккансын икән, чыгышыңа тамашачы бәя бирә, алга таба иҗат итүең дә аннан тора. Ә Йөрек егетләрен төбәгебез халкы алкышлап каршы ала, алкышлап озатып кала.
Бу сәнгати мавыгулары Рөстәмнең дә төп эшеннән буш вакытында гына. Сәнгать эше буенча белгечлегең булмаганда, кешегә тормыш итү өчен төп һөнәре булырга тиеш. Рөстәм – киң профилле механизатор. Авыл малае төрле эшне татып караган. Мәктәптә укыганда җәйге каникулларда колхоз көтүен көтә, берничә җәй төзелештә эшли, механизаторлыкка укыганда җәйләрен тракторга утыра. Армия хезмәтеннән соң да, туган авылы “Зерновой” күмәк хуҗалыгында инде ике дистә елга якын механизатор булып эшли. “Беларус”ка да, Т-40, Т-150 тракторларына да ул икеләнмичә утыра: чәчә, сукалый, төрле эшкә әзер. Кыш дежур тракторы белән юлларны кардан чистарта, “пожарный” тракторы белән дә ул-бу була калса, әзер тора. Эшкә бик җаваплы карый дип бәяли тырыш механизаторын колхоз җитәкчелеге.
Ансамбльдә аппаратура артында утыручы Рамил Нәҗмиев турында: “Колхозның информацион системасының фәрештәсе, яхшы программист, теләсә кайсы җиһазны ремонтлый”, – ди хуҗалык рәисе.
Иҗатташ дуслары белән чагыштырганда, Рамилнең бала чакта иҗатта, сәнгатьтә бөтенләй гаме булмаган. Мәктәптә укыганда спорт белән, бигрәк тә баскетбол, волейбол уеннары белән мавыга. Соңыннан техникумда укыганда да ул техникумның җыелма командасында уйный. Аның бала чагында әле компьютерлар технологиясенә күчеп килгән заман булса да, гаиләләрнең күбесендә ул булмый әле.
– Укырга керсәң, компьютер алып бирәбез, диде әти белән әни. Алардан шундый этәргеч булды һөнәр сайларга. Бер ел эчендә компьютерны тулысынча өйрәнеп бетерергә дип үземә сүз бирдем. Кызыксынуым артканнан арта барды. Чавал политехник техникумында информацион технологияләр буенча укып чыктым. Техникум белеме генә җитмәде, өстәмә белем кирәк булды. Китаплар, мәкаләләр эзләп укый башладым, читтән торып Вятка дәүләт университетының Технология процессларын автоматизацияләү факультетын тәмамладым. Хәзерге вакытта да мин гел өйрәнүдә. Сократның философиясен күз алдында тотам: “Чем больше я знаю, тем больше я не знаю”, - дип сөйли Рамил. – Хәзерге вакытта официаль техник булып саналам. Интернетка кереп запас частьләр эзлим, төрле оешмалар, компанияләр белән элемтәләр көйлим, колхозның документациясен компьютерга кертәм, фермаларга, тракторларга видеокүзәтүләр куям (алар ярдәме белән кешенең хезмәте төгәл исәпләнә), савым аппаратларын, роботларны көйлим.
Биш ел тирәсе өстәмә эш буларак мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе эшен алып барган ул.
– Шул вакытта егетләр белән сөйләштек тә, ансамбль оештырырга булдык. Беренче елны клуб аппаратурасы белән җырлап йөрдек, аннан үзебезгә аппаратура сатып алдык. Мин аппаратурага җаваплы кеше. Сәнгать җитәкчесе булып эшләгәндә, минусовкалар ясарга, көйләр кистерергә өйрәнгән идем инде. Хәзер минусовкалар табарга авыр, “задавкалар” үзем ясыйм, – ди ул.
Алга таба да максатлары бар егетләрнең. “Рамил абыйның үзе язган җырларын берәр студиядә яздырасы иде. Мөнир абый Әһлиевның авылыбыз турындагы шигырьләренә көйләр яздырасы иде тагын”, – дип бүлеште Рамил Нәҗмиев.
“Йөрек егетләре” ансамблен иҗатташлар дуслыгы, авылдашлар ярдәмләшүе, фикердәшләр хезмәттәшлеге дип тә атарга буладыр. Ансамбльнең гомере озын булсын да, эшләре уң булсын.
Рәмзия ХӘКИМОВА
Комментарийлар