16+

«Концертыма 30 кеше килсә дә сөенеч инде»

Редакциягә Питрәчтән укучыбыз Раил Гаязов килде. Егет таякка таянып кына йөри.

«Концертыма 30 кеше килсә дә сөенеч инде»

Редакциягә Питрәчтән укучыбыз Раил Гаязов килде. Егет таякка таянып кына йөри.

Шигырьләр яза, үз бизнесы да бар. Менә инде өч ел авылларда концертларын куеп йөри. Быелгы сезонны Балык Бистәсе районыннан башларга уйлый. Теләче, Питрәч районнарында да тамашачылар җыярга тели ул. Аның концертлары үзенчәлекле уза. Тамаша дәвамында берүзе чыгыш ясый. Алып баручысы, җырлаучысы, нәфис сүз остасы да үзе. Үзе әйтүенчә, сәхнә уртасына өстәл, урындык чыгарып куялар. Ул барлыгы 12 җыр башкара, 25 шигырь укый, тамашачыдан сканворд чиштертә икән. Уенда җиңүчеләргә җырлардан тупланган диск һәм татар матбугаты тарата.
– Бүген татар газета-журналларының кыйммәте югала бара. Милләтебезне, татар телен саклауга аз булса да өлеш кертим дип, шундый хәйләкәр юл белән, татар матбугатын пропагандаларга булдым, – ди.

Безгә дә газеталар алырга килгән иде. Концертлары 100 сум гына булса да, тамашачыны җыюы бик авыр икән. «30 кеше килсә дә сөенеч инде», – ди егет. «Концертлар сиңа нигә кирәк?» – дигән сорауга үзе дә җавап бирә алмады. «Файдасы калмый инде. Белмим. Үз-үземне шулай ачуланып йөрим менә. Сәхнә үзенә тарта, күрәсең», – диде.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading