16+

Коронавирус Әгерҗегә дә барып җитте

Татарстанда инде моңарчы вирус иярткән кешеләр белән контактка керүчеләр күпләп авырый башлады..

Коронавирус Әгерҗегә дә барып җитте

Татарстанда инде моңарчы вирус иярткән кешеләр белән контактка керүчеләр күпләп авырый башлады..

18 апрельгә Татарстанда коронавирус йоктырган кешеләр саны тагын 16га артты. Шуларның бишесен хастаханәгә озатканнар, 11 кеше өйдә дәвалана.

Яңа очраклар Казанда - 9, Чаллыда - 4, Азнакайда - 1, Әгерҗедә - 1, Тукай районында 1әү теркәлгән. Өч очрак 18 яшькә кадәр гражданнарда ачыкланган. Оператив штабтан алынган хәбәрләргә караганда, 4 очрак чит төбәкләрдән кайтучыларда ачыкланса, 12 кеше авыру якыннары белән элемтәдә торучылар булган.

Димәк, Татарстанда инде моңарчы вирус иярткән кешеләр белән контактка керүчеләр күпләп авырый башлады...

Хәбәр иткәнебезчә, кичә шулай ук 16 кешедә коронавирус ачыкланган иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading