16+

Коронавирус әле бетмәде

Татарстанда 21 майга коронавирус йоктырган тагын 71 кеше теркәлгән, шулардан Казанда-45, Чаллыда-17.

Коронавирус әле бетмәде

Татарстанда 21 майга коронавирус йоктырган тагын 71 кеше теркәлгән, шулардан Казанда-45, Чаллыда-17.

Пандемия башлангач республикада барлыгы 2546 кеше коронавирустан авырган, 9 кеше үлде. Бу саннарны Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 21 майда онлайн ягъни видеоконференция аша хәбәр итте.

 Балаларны фәрештәләр саклый

-Коронавирустан үлүчеләрнең тугызынчысы -Яшел Үзән районындагы 1950 елгы ир. Ул 11 майда район үзәк сырхауханәсенә китерелеп, ясалма сулыш алдыру аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган. Республика клиника сырхауханәсеннән 13 майда табиблар килгән, ләкин, авыру Казанга алып китәрлек хәлдә булмаган, шул көнне җан биргән. Патологоанатомик тикшерү авыруда элек тә хроник авырулар булганлыгын һәм коронавирус барлыгын дәлилләгән. Коронавирус йоктырган 71 кешенең 47се өй шартларында дәвалана. Яңа авыручылар арасында 18 яшькә кадәргеләр юк, - диде Лилия Галимова. - Коронавирус әле бетмәде, шунлыктан санитар таләпләрне үтәү мәҗбүри.

Якутиядән-Ливадиягә

Вахта тәртибендә эшләүчеләрдән 170 кеше Якутиядән Татарстанга кайта. Алар 2 атнага Ливадия шифаханәсенә карантинга урнаштырыла һәм медицина хезмәткәрләре күзәтчелегенә алына. Биредә обсервация узган 69 кеше өйләренә чыгарыла.

Татарстан ябылмады

Лилия Галимова кайсыдыр бер каләмдәшебезнең телефон аша:”Татарстан чикләре кайчан ачылачак?” - дигән соравына нык гаҗәпләнде. “Татарстан чикләре ачык, ул бервакытта да ябылмады. Тик башка төбәкләрдән кайткан кешеләр 2 атна карантин таләбен үтәргә тиешләр”,-дип җавап кайтарды ул.

Очабыз...

Россиядә төбәкара авиалинияләр җанлана. Лилия Галимова әйткәнчә, Казаннан самолетлар Оренбургка, Якутиягә оча, башка төбәкләр дә гамәлгә куелачак.

Күңел бәйрәм көтә

-ТАССРның 100 еллыгына багышлап күпсанлы чаралар билгеләнгән иде. Пандемия сәбәпле, планнарга үзгәрешләр кертелде. Әмма бу датаны билгеләп үтми ярамый,-диде Лилия Галимова.
 ТАССРга-100 ел тулуга багышлап 250 мең данәдә почта маркасы чыгарылган, алар 27 майдан соң Россия Почтасы бүлекчәләренә җибәрелә.
 Шулай ук Россия Үзәк банкы тарафыннан ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә “3 сум”лы истәлекле көмеш тәңкәләр чукылган. Тәңкәнең бер ягына Россия Федерациясе Гербы, ә икенче ягына Казан Кремле хозурында татар милли киемнәрендә биюче егет белән кыз сурәтләре төшерелгән. Әлеге сувенир тәңкәләр нибары 3 мең данәдә генә.

Гает-өйдә, ә Сабантуй кайда?

-Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, халык сәламәтлеге иминлеге максатларында, быел Гает намазын җыелышып түгел, ә өйләрдә үзлектән генә укырга тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та шушы тәкъдимне үтәргә чакырды. Сабантуй мәсьәләсе әлегә өйрәнелә, аның турында хәбәр бирербез,-диде Лилия Галимова.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading