16+

Коронавирус: Татарстанда йоктыручылар саны 5372гә җитте

Татарстанда Covid-19ның 31 яңа очрагы расланды.

Коронавирус: Татарстанда йоктыручылар саны 5372гә җитте

Татарстанда Covid-19ның 31 яңа очрагы расланды.

Тәүлек эчендә республикада 26 кеше "коронавируслы инфекциядән" сәламәтләнгән.

Татарстанда тәүлеккә яңа Covid-19 йоктыруның 31 очрагы теркәлгән. Бу хакта журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр - 3
18 дән 30 - 10
30дан 50 - 7
50 дән 60 - 5
60 тан 70 кә кадәр - 4
70 тән 80 - 1
80нән 90 - 1

Географик бүленеш:
1.    Казан - 19
2.    Яр Чаллы - 1
3.    Әлмәт - 1
4.    Бөгелмә - 1
5.    Биектау- 1
6.    Зәй - 1
7.    Яшел Үзән - 1
8.    Лениногорск -  1
9.    Минзәлә - 1
10.    Нурлат - 2
11.    Балык Бистәсе - 1
12.    Тукай - 1

24 июльгә Татарстанда 5372 СОVID-19 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 4219 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә - 26кеше.

Күргәнегезчә, әлеге чирнең әле дә чигенергә исәбе юк. Ничә айдан бирле коронавирус сүзе телләрдән төшми, табиблар әйтүенчә, бу инфекция безнең белән озакка һәм аның белән яшәргә өйрәнергә кирәк. Бар өметебез - табибларда. Бары тик аларның һөнәри осталыгы, фидакарь хезмәте, батырлыклары аркасында гына җиңеп чыгарбыз әлеге зәхмәтне. Һичшиксез, гигиена, саклану чаралары турында да онытмыйк. Беренче чиратта, үз-үзебезне тәрбияләргә кирәк.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading