16+

Коронавирус тестлары өчен бердәм база булдырылды

Татарстан Республикасында COVID-19 лаборатория тикшеренүләре барышын контрольдә тотучы электрон системаны гамәлгә керттеләр. Бу хакта журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

Яңа системаның нигезенә Казанның 11 поликлиникасында ике ел уңышлы эшләүче "Алиса" мәгълүмати системасын алганнар. Процессны автоматлаштыру ярдәмендә биоматериалны алган вакытта, әйтик, китереп җиткезү вакытында пробирканы югалту кебек хата-хилафлыклар юк ителгән, тест алганнан соң ук табиб шул ук вакытта анализның статусын күрә ала.

Моннан тыш, республикада коронавируска тикшеренүләрнең бердәм базасын төзегәннәр. "Бу безгә дистанцион режимда һәр пациент буенча нәтиҗә алу статусын контрольдә тотарга мөмкинлек бирде, ягъни пациенттан материал алып системага кертелгәч үк, ул анда күренә. Анализ әзер булгач, аны эшләгән лаборатория бу нәтиҗәне әлеге базага кертә, һәм вәкаләтле затлар бу нәтиҗәне карау мөмкинлегенә ия", - дип белдерде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
COVIDка тикшеренүләр үткәрү рөхсәт ителгән 10 лабораториядә яңа система эшли башлаган инде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, тикшерү системасын керткәнче алар кәгазьдә алып барылды.

Фото" ШК" архивыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading