16+

Коронавирус, туктап тор, Татарстан бәйрәм итә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны каршылау уңаеннан баллаар өчен Чыршы бәйрәмнәре һәм Яңа ел корпоративлары үткәрергә рөхсәт бирде. Ләкин санитар таләпләрне һәм техник кагыйдәләрне катгый үтәү шарты куелды. Эш урыннарында корпоративлар оештыру рөхсәт ителми. Җәмәгать туклануы предприятиеләрендә генә Яңа ел корпоративы үткәрергә мөмкин.

Коронавирус, туктап тор, Татарстан бәйрәм итә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны каршылау уңаеннан баллаар өчен Чыршы бәйрәмнәре һәм Яңа ел корпоративлары үткәрергә рөхсәт бирде. Ләкин санитар таләпләрне һәм техник кагыйдәләрне катгый үтәү шарты куелды. Эш урыннарында корпоративлар оештыру рөхсәт ителми. Җәмәгать туклануы предприятиеләрендә генә Яңа ел корпоративы үткәрергә мөмкин.

Президент Чыршысы
Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов хәбәр иткәнчә, Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда республика Чыршысы үткәрелә.
– Чыршы бәйрәме “Игелек” шигаре астында оештырыла, аңа республикадан 8 мең 400 бала чакырулы. Алар – уку алдынгылары, җәмәгать эшләре һәм спорт активистлары, шулай ук сәламәтлекләре чикле һәм социаль яклауга мохтаҗ балалар. Татарстан Президенты үзе дә катнаша. Балалар бәйрәмендә “Dаbro” (“Дабро”) төркеме чыгыш ясый, – диде Дамир Фәттахов.

Музейга кер, паркка чык
Кышкы каникул көннәрендә мәктәп яны һәм сәламәтләндерү лагерьлары эшли. Республиканың мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләгәнчә, Яңа ел бәйрәме көннәрендә Казанда Милли музей, Казан Кремле музейлары, Алабугадагы, Болгардагы, Зөядәге һәм Арчадагы музейлар тамашачыларны кабул итә. Казан циркының да ишекләре ачык.
Казан шәһәренең мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов башкаланың “Казан” гаилә үзәге каршынагы мәйданга корылган 35 метрлы үзәк Чыршы утлары 24 декабрьдә кабыначагын әйтте.
– Быел бәйрәм чаралары паркларда һәм скверларда оештырыла. Казанның 30 урамы һәм 16 паркы бәйрәмчә бизәлә. Чыршы шәһәрчекләрендә күчмә театрлар, музыкантлар чыгыш ясый. Табигать кочагында ял итү өчен 78 хоккей тартмасы, прокатлы 12 чаңгы базасы һәм 18 шугалак булдырылды, – диде Азат Абзалов.

Сәяхәткә ашыкма
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада 12 мең 378 кешенең коронавирус йоктырып авыруын искәртеп, санитар таләпләрне үтәргә чакырды.
 – Эш урыннарында корпоративлар оештыру рөхсәт ителми. Җәмәгать туклануы предприятиеләрендә генә Яңа ел корпоративы үткәрергә мөмкин. Тик бинадагы урыннарның 70 проценты гына тулган булырга һәм бер кешегә бина эчендә 4 квадрат метр мәйдан туры килергә тиеш. Таныш булмаган кешеләр белән ябык бина эченә күпләп туплану санитар яктан хәвефле. Туристлык сәяхәтләренә җыенган очракта, барасы илегездәге санитар хәлне белешү кирәк. Занзибарда ял иткән кешеләр Казанга Африка маляриясе йоктырып кайтты. Яңа елны өйдә каршылау хәерлерәк, – дип кисәтте Марина Патяшина.

Полиция күзәтә
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны оештыру идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов әйткәнчә, республикада Яңа ел чыршы бәйрәмнәре мәйданнарын 2 мең полиция хезмәткәре, Росгвардия һәм дружиначылар күзәтәчәк. Казанга районнардан республика Чыршы бәйрәменә киләчәк балаларны ЮХИДИ экипажлары озата. 
– “Чыршы” операциясе башланды. Урманнарда чыршыларны рөхсәтсез кисү тыела. Узган ел 150 кешегә штраф салынды, ә 1 кешегә җинаять эше кузгатылды, – диде Рөстәм Ибраһимов.

Ял итеп, янгын чыгарма
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин сүзләренә караганда, узган елның 20 декабреннән быелның 10 гыйнварына кадәрге арада 131 янгын чыккан, 1 кеше янып үлгән. Татарстанда быелның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр янгыннарга каршы үзгә режим кертелде. 
Казанда салют аттыру рөхсәт ителгән урыннар: Киров һәм Мәскәү районнарында-Киров дамбасы; Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Гаврилов урамындагы Казансу яры; Совет районында – “Ипподром” каршындагы ачык мәйдан; Идел буе районында – “Каенлык” янындагы ачык мәйдан. 

Чыршы конкурсы
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева республиканың муниципаль берәмлекләре арасында торак пунктларны Яңа ел бизәлеше буенча конкурс игълан ителгәнлеген әйтте. Министрлар Кабинеты карары нигезендә оештырыла әлеге чара. Җиңүчеләрне 250 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр акчалата бүләкләү тәгаенләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading