16+

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Россия дөньяда унынчы урынга күтәрелде

Ә Татарстан белән күрше төбәкләрдә хәлләр ничек соң? Кызганыч, күршеләр безне тагын да уздырган. Начар мәгънәдә, әлбәттә

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Россия дөньяда унынчы урынга күтәрелде

Ә Татарстан белән күрше төбәкләрдә хәлләр ничек соң? Кызганыч, күршеләр безне тагын да уздырган. Начар мәгънәдә, әлбәттә

Коронавирус белән авыручылар саны буенча Россиядә кичә бер рекорд куелган булса, бүген инде кичәге нәтиҗәләр дә узылды. Кичә 4069 очрак теркәлгән булса, бүген инде тәүлек нәтиҗәләре тагын 4785 кешене коронавируслы дип тапкан. Шулай итеп, Россиядә яңа вирус эләктерүчеләр саны 36 793гә җиткән.

Шул ук вакытта, тәүлек дәвамында дәваланучылар саны да арткан, хәзер инде бу сан 3057 тәшкил итә.

Авыручылар саны арту исә Россиягә дөнья илләре арасында беренче унлыкка керү "мөмкинлеге биргән". Без - унынчы урында, ә тугызынчы урында баручы Төркиядә исә авыручылар саны 78546га җиткән. беренче урында исә - АКША, анда авыручылар исәбендә 710272 кеше теркәлгән. Бу - иң зур сан. Башка белән мактанып булса да, Америка хакимияте бу саннар белән мактана алмыйдыр. Чагыштыру өчен: икенче урында урнашкан Испаниядә 190839 кеше "генә" вируслы дип табылган.

Ә Татарстан белән күрше төбәкләрдә хәлләр ничек соң? Кызганыч, күршеләр безне тагын да уздырган. Начар мәгънәдә, әлбәттә. Бер тәүлек эчендә Мордовиядә - 40, Башкортстанда - 39, Чувашстанда 27, Киров өлкәсендә 20 очрак теркәлгән. Удмурт Республикасында гына хәлләр әйбәтрәк бугай. анда авыручылар саны дүртәү. Бәлки Татарстанның Әгерҗе районына да авыру шуннан кергәндер?

Эпидемия башланганнан бирле Россиядә 313 кеше һәлак булган.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading