Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында 6 майда узган видеокиңәшмәдә Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова үзбикләнү режимыннан этаплап чыгу планы белән таныштырган.
Скопировать ссылку
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында 6 майда узган видеокиңәшмәдә Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова үзбикләнү режимыннан этаплап чыгу планы белән таныштырган.
Татарстанның үз планы
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 7 майда үткәрелгән онлайн конференциядә хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үткәргән видеокиңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан.
- Республика хәзерге санитар-эпидемиология хәлгә карап, үзбикләнү режимыннан чыгу буенча үз планын әзерли. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзбикләнү режимыннан чыгу планын гамәлгә ашырганда иминлекне тәэмин итү максатында, санитар-эпидемиология таләпләрен катгый үтәү бурычы куйды. “Кешеләр сәламәтлегенә зыян килмәскә тиеш, Татарстан халкының сәламәтлеге-төп бурыч”,-диде Рөстәм Нургалиевич. Роспотребнадзор идарәсенә катгый күзәтчелек алып барырга кушылды, таләпләрне үтәмәүчеләргә административ чаралар күреләчәк, хәтта, эшчәнлекләре туктатылачак,-дип кисәтте Лилия Галимова.
Үзбикләнүдән чыгу этаплары
Россия Федерациясе Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова бәяләгәнчә, Татарстан үзбикләнү режимыннан чыгуның беренче этабында тора. Үзбикләнүдән чыгу 3 этаптан гыйбарәт.
Комментарийлар