16+

Кояштан крем саклый

Гөлназ Фәтхетдинова, Республика клиник тире-венерология диспансерында косметолог, табиб-дерматолог:

Кояштан крем саклый

Гөлназ Фәтхетдинова, Республика клиник тире-венерология диспансерында косметолог, табиб-дерматолог:

– Җәй көне нинди тире авырулары барлыкка килергә мөмкин?
– Җәй көне кешеләр еш кына рөхсәт ителмәгән урыннарда да су коена. Иң еш очрый торган авыру – церкариоз. Ул сулыкларда суүсемнәр, кошлар аша кешегә иярә. Бу авыру әллә ни куркыныч булмаса да, уңайсызлыклар тудыра. Шуңа да тиешсез урында коенганда күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, тәнне майлы крем белән сылап керсәң ышанычлырак. Күлдә коенганнан соң, чиста су белән юынырга киңәш ителә.

– Онкологлар солярийга каршы, ә менә кызынган эффектны бирә торган автокызыну кремнарына ничек карыйсыз?
– Төрле дерматолог төрлечә фикер йөртә. Тик мин автозагарларны зыянлы дип санамыйм. Ул бит вакытлыча пигмент бирә торган крем гына, тәнгә үтеп керми, дөрес, кайбер кешеләрдә аллергия китереп чыгаруы бар.

– Ә кояштан кулланыла торган кремнарның файдасы бармы?
– Бар, кызынырга, эссе көнне кая да булса ял итәргә барасыз икән, һичшиксез, махсус крем алырга кирәк. SPF формасының зуррак санлысын истә тотарга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading