Бушлай җир кишәрлекләре бүлеп бирү турындагы федераль законны күп балалы гаиләләр шатланып кабул иткән иде. Ләкин бу бүләк «баш авыртуына» әверелде. Төзелеш эшләре алып барылмаганы, ягъни кишәрлекләр буш ятканы өчен, күп балалы гаиләләргә штрафлар килә башлаган.
Казандагы күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре Биектау районындагы Каймары авылы янәшәсеннән һәм Лаеш районындагы Сокуры авылы янәшәсеннән бирелә. Исемлектә – 12934 гаилә, шуның 4265е бушлай җир кишәрлеге алган. Чаллыда 2599 гаиләгә кишәрлек бирелгән, исемлектә – 6518 гаилә.
Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2018 елның 1 мартына күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җирләргә электр – 42, су – 12,2, газ – 8,5 һәм асфальт юл 4 процентка гына тәэмин ителгән.
Кискен мәсьәлә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында үткәрелгән киңәшмәдә дә тикшерелде. Анда вице-спикерлар Римма Ратникова, Татьяна Ларионова, социаль сәясәт буенча комитет җитәкчесе Светлана Захарова, шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм күп балалы гаиләләр вәкилләре катнашты.
Дәүләт Советының экология комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев әйтүенчә, федераль хакимиятнең бушлай җир кишәрлекләре бүлеп бирү программасы җирле хакимиятләрне шактый авыр хәлгә куйган. Программада инженерлык челтәрләре төзүгә чыганаклар тәгаенләнмәгән. Бу эшне муниципаль берәмлекләр башкарып чыга алмый. Татарстанда күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җирләрдә инженерлык челтәрләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү өчен кимендә 42 миллиард сум кирәк. Республикада узган ел коммуналь һәм инженерлык челтәрләре төзү-төзекләндерү эшләренә 1,236 миллиард сум тотылган. Әлеге чыганак күп балалы гаиләләргә бүленгән җирләргә калмаган, әлбәттә.
Казан мэры Илсур Метшинның да шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәләрдә яңа бистәләрне инженерлык челтәрләре белән тәэмин итү федераль программасыз башкарып чыгу мөмкин түгел дип әйткәне бар. Дәүләт Советында узган киңәшмәдә депутат Айрат Фәррахов, күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җирләрдә инженерлык челтәрләре төзү буенча ярдәм сорап, Россия хөкүмәтенә мөрәҗәгать юлларга кирәк, дип тәкъдим итте.
Камил Ангел, Чаллыдагы «Солнечный город» фонды рәисе:
– Газ яки су – төп мәсьәлә түгел. Төзелеш чүпләре түшәп булса да, юллар салынсын иде. Чаллыдагы Подсолнух бистәсендә әнә 2017 елда ике йорт янды. Янгын сүндерү машинасы кырда батып калды, килеп җитә алмады.
Артем Кузнецов, «Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» иҗтимагый оешмасы рәисе:
– Күп балалы гаиләләргә йорт төзелешенә ташламалы кредитлар яки субсидия бирелсен иде. Заводта җитештерелгән агач йорт сатып алсаң, кредитны субсидияләү программасы кабул ителде бит. Җир кишәрлеген сатып җибәреп булмый. Балалар хакын хаклап, җир кишәрлеге бәясенә тәңгәл бәядә фатир булдыру кирәк. Күп балалы гаиләнең моңа каян акчасы булсын ди.
Айрат Зыятдинов, «Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» иҗтимагый оешмасы әгъзасы:
– Мин йорт төзеп чыгуга ирештем. Аның мәшәкатьләре баштан аша. Шәһәр, җир Биектауныкы, ди. Районда җир инде шәһәргә күчерелде, диләр. Кеше ике арада чабып йөрергә мәҗбүр. Булачак бистәләрнең исем-атамасы һаман да юк. Күп балалы гаиләләргә бирелгән 30 мең кишәрлекнең 1,5 процентында гына төзелеш бара. Буш яткан җир кишәрлекләре өчен штраф килә башлады.
Татарстанда 2018 елның 4 апреленә күп балалы 51064 гаиләдән гариза алынган, исемлеккә 46040 гаилә уздырылган, 35445 гаилә кадастр исәбенә куелган. Күп балалы 30413 гаиләгә бушлай җир кишәрлеге бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар