Шәһри Казан

Көпчәктән Чәкчәккә кадәр  

Яшьләр арасында кызыклы идеяләр белән янып йөрүчеләр күп. Аларның файдалы һәм кызыклы да уй-фикерләре кайчак зур үзгәрешләр дә алып килергә мөмкин.

Соңгы вакытта мондый “фикерләр банк”ын бер тирәгә туплап кына калмыйлар, аларны гамәлгә ашыру өчен дәүләт тарафыннан грант акчалары да бүленеп бирелә.  

Казан федераль университетының 1 курс студенты Фәридә Газимованың да көпчәккә бәйле фикерләре юктан гына тумагандыр. Үзе дә Казан кызы ул. Табигатьнең дә пычрануы күз алдында. Шәһәрнең үзенә дә экологик ярдәм кирәклеген күреп үсә. Аның көпчәктән “чәкчәк ясау” проекты зур яңалык булмаса да, кызның бу эшне җиренә җиткерергә теләве, фикерләрен дәлилләп бирүе сокландыра. Хәзерге буын вәкилләре шундый алар. Әнә шулай итеп, Фәридә Газимова, бөтен кирәкле чыгымнарны санап, үзенең “Көпчәк-Чәкчәк” идеясын грантка тәкъдим итә. Идеяне чынга ашыру өчен Россия яшьләр оешмасы аша 250 мең сум акча бүлеп биргән. 

Татарчасы да шәп яңгырашлы “Көпчәк-Чәкчәк” проекты кешеләргә көпчәкләрне кабат кулланырга мөмкинлек булуы турында аңлата. Автомобиль, велосипед көпчәкләрен эшкәртергә була. Аларны гадәти чүп чиләгенә дә ташларга ярамый. Менә шулай итеп, табигатьне зарарламыйсың. 

Фәридә сөйләвенчә, алар җыйган көпчәкләрне Теләче районында эшкәртү мөмкинлеге бар. Анда көпчәкләрне вак кисәкчекләргә ватып-бүлеп бирәләр. Ә ул чималны балалар мәйданчыкларын төзегәндә кулланып була. Проект кысаларында кирәкмәгән машина көпчәкләрен кешеләр билгеле бер урында, билгеле бер сәгатьтә тапшыра алачак. Фәридә Газимова әйтүенчә, андый урыннар шәһәрдә дүртәү булачак, болар Казанның дүрт ягын күздә тотып эшләнәчәк.  

Реклама

Гомумән, акцияне ноябрь аенда үткәрү күз алдында тотыла. Шимбә-якшәмбе көннәрендә узачак ул. Әлегә җыю урыннары килештерелә икән. 

Киләчәктә бу эш дәвам итәрме, әлегә бу сорауга җавап табуы кыен. Чөнки эшмәкәр студент кызга әлеге чараны үткәрерлек кенә грант акчасы каралган.  

– Минем программага көпчәкләрне җыю акциясен оештыру керә. Монда әйтеп үткәнемчә, автомобиль, велосипед көпчәкләрен һәркем тапшыра ала. Мин бу яңалыкны социаль челтәрләр аша таратам, минем анда үземнең төркемем бар. “ЭкоЛогично Казан” төркемендә дә мәгълүмат булачак. Алга таба җыю турындагы хәбәрләрне автосервислар аша таратырга мөмкиннәр. Безнең Казанда автосервислар да икенчел эшкәртү өчен көпчәкләр җыялар. Бушка түгел, билгеле, – дип сөйли ул. 

Фәридә Газимованың әлеге проектын гамәлгә ашыру программасында берничә этап каралган. Алар көпчәкләрне кабат куллану буенча төгәл бөтен мәгълүматны бер картада җыярга уйлыйлар. Чүплекләр, көпчәкләр җыелып яткан урыннар да теркәләчәк анда. “Кешеләр көпчәкләрнең зарарлы икәнлеген дә белсеннәр. Аларны кабат эшкәртеп тә, кулланып була”, – ди булачак икътисадчы Фәридә.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 июнь 2020 - 19:50
    Без имени
    Молодец,удачи!!?