16+

Көрәш әле Сабан туе гына түгел

Татарстан вәкилләре дә үз ялгышын аңлап, бабайлардан килгән кагыйдәләрне нигез итеп алырмы?

Көрәш әле Сабан туе гына түгел

Татарстан вәкилләре дә үз ялгышын аңлап, бабайлардан килгән кагыйдәләрне нигез итеп алырмы?

Бу юлы бил алышларны югары дәрәҗәдә уздырдылар. Соңгы еллардагы Россия чемпионатының монысы иң яхшысы исеменә лаек. 7-8 декабрьдә Казан көрәш буенча Россия чемпионатын кабул итеп алды. Келәмдә 10 авырлык үлчәвендә 35 төбәктән җыелган ир-егет көрәшченең бил алышуын тамаша кылдык.

Ырынбурдан – Әлмәткә сәлам

Россия чемпионаты берничә атна элек кенә Татарстан күләмендә узган ярышны искә төшерде. Дөресрәге, онытырга теләсәк тә, аның тарихка ямьсез булып кереп калган күренешен. Аңлагансыздыр – Әлмәт көрәшчесе Радик Сәлаховның келәмдә үзен егетләрчә тотмавын әйтүем. Россия чемпионатында Оренбург өлкәсе егете Евгений Зиязов та келәмдә үзен начар тотты: 65 килограммга кадәрге авырлык үлчәве финалында оттырганнан соң көндәше – Татарстан көрәшчесе Искәндәр Мортазинга кул бирәсе урында, аны этеп җибәрде.

Татарстан чемпионатындагы хәл белән чагыштырсак, 18 яшьлек егетнең ошбу гамәле чүп кенә кебек. Әмма кагыйдәләр кайда да бер булырга тиеш. Әлмәт көрәшчесе Татарстан чемпионатыннан көмеш медаль белән кайтып китсә, Евгений Зиязовны ярышлардан төшереп калдырдылар. Медальдән дә, спорт остасы исеменнән дә мәхрүм калды. Җәзасыз калган Радик моны күреп читтән генә елмайгандыр, бәлки. Ә Евгений елады. Аңларга була егетне, ләкин акларга гына ярамый. Келәмнең үз кагыйдәләре.

Үрнәк гамәл

Әлеге мисалны юктан гына китермәдек. Рәсми ярышларда федерация вәкилләре, хөкемдарлар шундый тәгаен карарларны тиз арада кабул итәргә тиешлеген генә җиткерүебез. Башкаларга сабак булсын өчен. Ялгышлардан сабак алабыз бит: бәлки Россия көрәш федерациясенә ияреп кагыйдәләрне, киемнәрне, гомумән милли көрәшне баштанаяк үзгәрткән Татарстан вәкилләре дә үз ялгышын аңлар – ертык киемнәрдән баш тартыр, бабайлардан килгән кагыйдәләрне нигез итеп алыр һәм рәсми бил алышларны Сабантуйларга гына хас кычкырыш-талашлардан да арындырыр.
Кагыйдәләр димәктән, финал алышлары вакытында тамашачылар арасында ризасызлык белдереп кычкыручылар булмады диярлек. 10 авырлык үлчәвенең җидесендә финалга чыккан Татарстан көрәшчеләре көндәшләренә караганда бер башка өстен булуы бәхәскә юл калдырмады кебек. Хәер, кычкырудан файда юк – хөкемдарларга читтән тәэсир итү урынсыз иде бу көнне. Сабан туе түгел бит!..
    
Чемпионнар үзебезнеке

Татарстан көрәшчеләре финалда оттырмады – 7 алтын медаль яулады. Моннан тыш булачак чемпионнарга оттырган Рамил Синәкәев белән Фәрхәт Фәйзуллин “бронза” яулады. Татарстанның бер көрәшчесе – Нәфис Галиев кына медальсез калды.

Россия чемпионаты җиңүчеләре:

60 кг:
1. Раббани Нургалиев (Татарстан);
2. Илфак Ибатуллин (Башкортстан);
3. Иван Андреев (Марий Эл), Зариф Вәлитов (Төмән).

65 кг:
1. Искәндәр Мортазин (Татарстан);
2. Алмаз Ишмуратов (Чувашия);
3. Фаил Билданов (Оренбург өлкәсе), Егор Егоян (Төмән).

70 кг:
1. Динар Кәримуллин (Татарстан);
2. Айнур Кинзябаев (Башкортстан);
3. Мөнир Галләмов (Марий Эл), Тимур Хикмәтуллин (Ульяновск).

75 кг:
1. Артур Зөлкәрнәев (Башкортстан);
2. Игорь Волобуев (Төмән өлкәсе);
3. Эмир-Али Османов (Кырым), Рамил Синәкәев (Татарстан).

80 кг:
1. Ренас Кәлимуллин (Татарстан);
2. Илгизәр Кантемиров (Ленинград өлкәсе);
3. Кәрим Рузметов (Самара), Илһам Мәхмүтов (Чувашия).

85 кг:
1. Наил Мөхәммәтҗанов (Башкортстан);
2. Ринас Садаров (Чувашия);
3. Айрат Хәйруллин (Киров өлкәсе), Яминов Илдар (Оренбург).

90 кг:
1. Илмир Төхвәтуллин (Татарстан);
2. Айгиз Зәйнетдинов (Башкорстан);
3. Андрей Пятачков (Оренбург), Ранис Кардонов (Чувашия).

100 кг:
1. Раил Нургалиев (Татарстан);
2. Айнур Сыртаев (Башкортстан);
3. Рамил Бадамшин (Свердловск), Рөстәм Исламов (Ямал-Ненецк).

130 кг:
1. Муса Галләмов (Татарстан);
2. Турал Азимов (Төмән өлкәсе);
3. Рәмис Әүхәдиев (Марий Эл), Валерий Рафиков (Оренбург).

+130 кг:
1. Сергей Павлик (Мәскәү өлкәсе);
2. Руслан Маматов (Пермь);
3. Фәрхәт Фәйзуллин (Татарстан), Салават Абдуллин (Төмән).

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X