16+

Көрәшчеләр 8 мартка нинди бүләк әзерләгән?

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне азагына якынлаша. Кызык: ир-егетләр гүзәл затларга ни бүләк итте икән?

Көрәшчеләр 8 мартка нинди бүләк әзерләгән?

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне азагына якынлаша. Кызык: ир-егетләр гүзәл затларга ни бүләк итте икән?

Көрәшчеләр җавабын тыңлап алыйк әле.

Хәлил Шәйхетдинов: "Әлбәттә, бер генә бәйрәм дә чәчәк букетларыннан башка узмый. Бүген иртән иртүк уянып, базардан тәмнушкалар алып кайттым. Аннан ашарга пешердем. Мин - кызларга бәхетле ир-ат, Аллага шөкер. Шуңа да ниндидер даталарга, бәйрәмнәргә генә бәйле булып калмыйча, гадәти көннәрдә дә аларны игътибарсыз калдырмаска тырышам, җәй көннәрендә кыр чәчәкләре дә менә дигән бүләк бит кызлар өчен. Адәм баласы өчен һәр көн - ул бәйрәм. Кызлары булган кешеләр мине аңлыйдыр дип уйлыйм. Чәчәкләрне, бүләкләрне бәйрәмнәрдә генә бирмәгез, егетләр!"

Нәфис Миннебаев: "Әле менә кино карап чыктык. "Лед-2, балаларга да, Гөлнарага да бик ошады. Хатыныма "Алга" формасын бүләк иттем. Кызыма йомшак уенчык, эте бар хәзер. Әлбәттә, букет та булды. Әниләргә исә букет һәм гөл бүләк итәбез гаилә исеменнән".

Ранис Гыйләҗетдинов: "Әнигә бүләкне әти белән бергә ясадык: кухонный комбайн бүләк иттек. Шулай ук өч чәчәкле гөл һәм кирәк-яракка сертификат (акчалата) бирдек". 

"Сөйгән кызыңа ни булды соң?", дигән сорауга, Ранис "йөргән кызым юк бит әле, бөтен игътибар көрәштә", дип җавап бирде.

Динар Зиннәтуллин: "Чәчәксез булмады, әлбәттә. Ләкин төп бүләкне иртәгегә калдырдым. Иртәгә Казанга барабыз, хатыным нәрсә сайлый - шуны бүләк итәчәкмен, Алла боерса!"

Альфред Мәрданов: "Әниемә дә, кызларыма да, гадәттәгечә, чәчәк букеты. Әниемә сюрприз да бар - косметика кибетенә сертификат. Хатыныма - матур киемнәр. Кызыма исә - акула. Чын акула түгел, әлбәттә, уенчык".

Раил Нургалиев: "Әнигә, гаиләбез исеменнән, бик тә шәп чәчәк букеты бүләк иттек. Шулай ук сөлгеләр һәм хуҗалыкта кирәк-ярак әйберләре. Гаиләбез белән менә авылга - әни янына кайттык әле".

Булат Мусин: "Әбигә, әнигә, сеңлемә - бар якын кызларыма да чәчәк - лалә букетлары бүләк иттем".

Муса Галләмов: "Хатыныма - роза чәчәкләреннән букет, хатын-кызлар өчен генә махсус кибеттән хушбуй, скраб бүләк иттем. Кызларыма - уенчыклар һәм шулай ук чәчәкләр. Кечкенәдән матурлыкка төренеп үссеннәр! Әнигә, хатынның әнисенә, энекәш Мөнирнең хатынына, сеңлемә, племянницага - барысына да чәчкәләр бүләк иттем. Март ае минем өчен авыргарак та туры килә кебек: гел хатын-кыз әйләндереп алган бит мине, әнинең дә, кызымның да, сеңелкәшнең дә туган көне. Ләкин миңа бик күңелле, чөнки бүләкләр бирергә яратам"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading