11 апрельдә Чаллының “Витязь” спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Россиякүләм турниры узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
Чаралар ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Ярышларны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы шәһәре мөхтәсибәте оештыра.
Әлеге спорт ярышлары татар халкының милли спорт төрләрен һәм традицияләрен актив тормыш рәвешенә кертү, мөселманнар арасында татар милли көрәшен һәм кул көрәшен киң җәелдерү өчен үткәрелә.
Комментарийлар