16+

Күрше хакын хаклыйсыңмы?

Динебездә кеше тормышына, яшәешенә кагылган бер генә мәсьәлә дә читтә калмаган. Күрше хакын үтәп яшәү турында сүз алып барсак, Пәйгамбәребез Мөхәммәд белән булган очракларны искә төшерик.

Динебездә кеше тормышына, яшәешенә кагылган бер генә мәсьәлә дә читтә калмаган. Күрше хакын үтәп яшәү турында сүз алып барсак, Пәйгамбәребез Мөхәммәд белән булган очракларны искә төшерик.

Мәдинә шәһәрендә яшәгәндә, Пәйгамбәребезнең бер яһүди күршесе һәркөнне Рәсүлебез бакчасына чүп-чар ыргыта торган булган. Күркәм әхлак­лы, бар җан ияләренә дә миһербанлы, шәфкатьле Пәйгамбәребез аның бу кыланмышларына сабыр итеп, бер сүз дә әйтмичә чүпләрне җыеп бер чокырга күмә торган иде. Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез үзенең бакчасында чүпләр юклыкны күреп гаҗәпләнде һәм, ни булган икән, дип уйлап күршесе янына хәлен белергә керде. Яһүди күршесе аның бу гамәленә гаҗәп калды.

Чөнки ул ничә еллардан бирле Рәсүлебезгә зыян салып яшәде, ә бүген Аллаһ илчесе үзе аның хәлен белергә кергән. Бу мәрхәмәтлеккә, ихласлылыкка таң калып, яһүди кешесе Пәйгамбәребездән гафу үтенде һәм ислам динен кабул итте.

Динебездә моңа охшаш кыйссалар бихисап. Безгә – бүгенге көн мөселманнарына – бу гыйбрәтле хәлләргә игътибарлы булырга һәм кем белән дә булса берәр низаг, аңлашылмаучанлык килеп туса, җавапны иң беренче чиратта динебездән эзләргә кирәк.
(«Дин вә мәгыйшәт»)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading