Кайбер кешеләрнең мәгънәсезлегенә, тәрбиясезлегенә исем-акылым китә. Безнең күршедәге фатирны яңа өйләнешкән пар сатып алды. Яшь гаилә булгач, азып-тузып йөрмәсләр, тәртипле, тыныч булырлар дип сөенгән идек. Тик сөенеп ашыкканбыз икән, без уйлаганча булмады.
Фатир стеналары бик юка, бөтен тавыш ишетелә. Астагы яки өстәге күршеләр бераз кычкырып сөйләшсә дә, нәрсә сөйләшкәннәрен аңлап була. Ә менә ян күршеләребез барысын да уздырды. Төн җиттеме, яшь парыбыз яратыша башлый. Өйдә булсалар, көндез дә була бу хәл. Шулкадәр хискә бирелеп җенси мөнәсәбәт белән шөгыльләнәләр, ул ыңгырашулар бөтен подъездга ишетелә. Бер күршебез чыдый алмагач, полиция дә чакыртып карады. Бер-ике атна тыныч булды да, тагын яңа баштан башланды.
Хәзерге яшьләр бигрәк оятсыз инде. Кеше ни әйтер дип тә уйламыйлар. Без ирем белән өйләнешкәч, башта аның әти-әнисендә яшәдек. Аерым бүлмәбез булса да, әти-әни өйдә булганда, җенси мөнәсәбәт белән шөгыльләнми идек. Аулакта калганда гына. Анысында да шыпырт кына. Кеше ишетсә, оятын кая куярсың? Күршеләр күзенә ничек күренерсең?
Гүзәлия,
Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
1
1
Кеше нэрсэ эйтер дип торсан, туалетка да кермэскэ кирэк, су жибэргэн ишетелэ, яшь чаклары, картайгач кондэ ишетелмэс андый тавышлар,алар кеше жыеп, пиво эчеп утырмый бит, сез музыка куегыз,куршелэргэ ярап булмый ул гел, безен малай беренче класста укыганда мэктэптэн кайткан да,ойдэ караоке куйган да жырлаган, биегэн, икенче конне курше эбие эйтэ ат алдыгыз ахрысы сез ди, менэ хэзер балаларны кузгатып та булмый,компьютерда утыралар, икенче курше кызы пианинода уйнаганда милиция чакыртканнар аскы этаждагылар, без ул кыз уйнаганда ничек матур уйный дия торган идек, эзрэк ускэч, ул да ташлады уйнавын
0
0
1
0
Бездә дә шул ук хәл. Мин аны баштан эт чиелдый дип уйладым. Аннан гына башыма барып җитте.
0
0
1
0
Ай Аллам яшь Чак бит инде,это все временно,берзаман бетэ бит инде ул....куршебездэ 70 яшьлек эби БН бабай Тора бердэ ынгырашмыйларда,чыйнамыйларда...
0
0