16+

"Крутушка"га палатка белән килегез!

25-27 августта Биектау районында урнашкан “Байтик”лагерендә, зур җәйге чаралар сезонын тәмамлап, традицион “Крутушка” этник фестивале узачак.

"Крутушка"га палатка белән килегез!

25-27 августта Биектау районында урнашкан “Байтик”лагерендә, зур җәйге чаралар сезонын тәмамлап, традицион “Крутушка” этник фестивале узачак.

Өч көн дәвамында кунаклар 300дән артык башкаручы һәм 50 фольклор коллектив чыгышын, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган осталардан остаханәләр, театраль күренешләр, бию баттлы, фотокүргәзмә, кулинар перформансларны күрә алачак. 

“Шәһри Казан” фестивальнең оештыручылары белән сөйләшеп, шушы өч көндә булачак иң кызыклы мизгелләр исемлеген туплады.

Беренчедән, “Крутушка”ның Татарстанның иң матур җирләренең берсендә, искиткеч табигать кочагында узуы отышлы. Ягъни барлык эшләрегезне калдырып, җәйнең соңгы көннәренең ямен татып калырга ашыгыгыз. Казаннан Крутушка бистәсенә 78нче маршрут белән барып җитеп яки, якыннарыгыз белән берләшеп, такси я шәхси машинада килергә була. Фестиваль территориясендә палаткалы лагерь дә корылачак. Палаткада урын алу түләүле, шулай ук, үзегезнең палатка белән дә килергә ярый, тик оештыручыларны кисәтеп, урын алып калырга кирәк булыр.

“Фестивальнең өч көненә дә килеп, барлык программасында катнашу мөмкинлегеннән баш тартмагыз. Гаиләгез белән килегез. Башка чаралардан аермалы буларак, безнең бәйрәмдә кунаклар катнашучылар белән бер дулкында булачак”, – дип өнди оештыручылар. 

“Крутушка”да өзлексез төрле регионнардан килгән һәм шул сәбәпле төрле халыкларның мәдәниятен чагылдырган этно-коллективлар чыгыш ясаячак. Алар арасында – грек тамырлы “Грекобанда”, Мәскәүдән “Коленкоръ”, “VDOME” этноэлектрон-проектлары, гөслә осталары “ProtoSound” һәм башкалар. Концерт тыңлау гына түгел, балалайка, варган, гөслә һәм башка этник уен коралларында уйнау буенча остаханләргә дә һәр теләүче килә ала.

Театраль программа өчен Санкт-Петербург һәм башкала фольклор театрлары җавап бирәчәк, ә “Не старинное фото” күргәзмәсендә узган еллардагы катнашучыларның сурәтләрен күрсәтерләр, шулай ук, истәлек өчен үзегезне дә 19 гасыр фотоаппаратына төшерәчәкләр. Моның өчен милли киемнән килергә кирәк. Биергә яратучыларны бию баттлына һәм татар, рус, удмурт, мари, бурят, шотланд биюләре буенча остаханәләргә чакыралар. 

Безнеңчә, фестивальнең продуктив һәм кызыклы өлеше – Россия антропологлары һәм Тунис, Египет, Камерун, Бразилия, Алжир һәм Канададан килгән кунаклар белән лекторий. Катнашучылар үзләре турында һәм туган илләре турында сөйләячәкләр, берникадәр сөйләм теле белән дә таныштырачаклар. 
Ашарга яратучыларны фудкортка эндәшәләр. Өч көн дәвамында шулай ук төрле милли аш-суларны татып карый алачаксыз. 

Гадәти булмаган савыт-саба, кием-салым, декор элементлары, гомумән, кул эшләрен ярминкәдә эзләгез. Ә үзегез кул белән әйбер ясарга яратсагыз, һөнәри остаханәләргә рәхим итегез.

P.S. Һава торышы бозылса да, кызу булачак.

Алсу Мансурова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading