Алсу Газимзянова күпләрне борчый торган сорауларга җавап биреп, фаразлары белән уртаклашты.
Берничә ел “Шәһри Казан” белән хезмәттәшлек итүче Алсу Газимзянова күп нәрсә хакында гыйнвар аенда ук фаразлаган, социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә язган иде инде. Танылган экстрасенс белән кабат күрештек.
– Алсу, кешеләрне хәзер акча мәсьәләсе борчый. Рубль белән нәрсә булачак? Дефолт булачакмы? Акчаны нәрсәгә тотсаң отышлырак булачак?
– Ел башында фаразлар ясаганда, инфляция булачагын әйткән идем инде. Ни сәбәпледер электрон акча күрдем, моның ник шулай икәнен үзем дә аңлата алмыйм. Доллар хакында инде күптән әйтеп киләм. Бу еллар аның үзгәрешенә китерәчәк. Нәтиҗәдә ул Россиядә юкка чыгачак, бәлки дөнья күләмендә валюта буларак та бетәр. Миңа калса, без шуңа таба барабыз. Акчаны долларга алыштырыргамы дип сораганда һәрвакыт юк, кирәкми дим. Әмма моны һәр кеше үзе сайларга тиеш, чөнки акчага бәйле киңәшләр бирергә ярамый.
Акчаны кая тотарга дигәндә, күп тапкырлар күчемсез милек алырга киңәш иттем, чөнки аның бәясе үсәчәк. Хәзер инде бу сорау актуаль түгел. Чөнки процентлар югары, ул инде мәгънәсен югалтты. Шуңа рискка барырга кирәкми. Мин беркайчан да акчаны пирамидаларга һәм башка төрле оешмаларга кертергә киңәш бирмим. Узган ел интервью вакытында да Татарстанда ике зур шундый оешма бетәчәк, аларга акча кертмәгез дип киңәш иткән идем. Күпләр ул оешмалар әле берничә ел эшләячәк дип фаразлады. Тик барысы да мин әйткәнчә булды.
– Халык кибетләрдә карабодай, шикәрне кырып-себереп алып бетерде. Ризыкларны шулай күпләп, запас алып кую кирәкме? Азык-төлек белән проблема булмасмы?
– Үзебезне үзебез азык-төлек белән тәэмин итә алабыз. Бәяләр әлбәттә арта. Әмма күпме яшәп, бәяләрнең төшкәнен күзәткәнем булмады. Бу менталитет. Кешеләр азык-төлексез калудан түгел, ә бәяләр үсүдән курка. Күп итеп ризык сатып алырга кирәк дия алмыйм, чөнки барыбер дә бөтен нәрсәне сатып алып бетереп булмый.
Узган ел мин аномаль салкынлык һәм аномаль җәй фаразлаган идем. Шулай булды да. Быел аномаль салкыннар булмаячак, кыш та салкын булмаячак дигән идем. Җәйне дә шулай күрәм. Әмма быел җәй ниндидер яңгырлар күрәм. Кислоталы яңгырлармы соң... Һаваның составы башка. Бәлки кристаллардыр. Ниндидер яңгыр явып, уңыш юкка чыгуы ихтимал. Шуңадыр бәлки, буш кырлар булырга мөмкинлеген күрдем. Шуңа да бакчада үстерә торган яшелчәләрне максималь рәвештә ябарга киңәш итәр идем.
Кешеләр җиргә якынаюларын, бакчаларына кире кайтуларын фараз кылган идем. Узган ел без моны бәяләр үскәннән соң күрдек. Мондый бәяләр әлбәттә бакчада яшелчәләр утыртуга этәрә. Быел бу эш массакүләмгә әйләнәчәк. Әлбәттә кемгәдер ышанып утыру дөрес түгел. Бер яктан карасак, кибетләрдә бөтен нәрсә бар һәм сатып алырга җиңелрәк кебек. Әмма бәяләр бакчада яшелчәләр утыртуга китерә. Быел да искәрмә булмаячак.
– Икътисадта хәлләр авыр булса да, әле бит авырулар, шул исәптән, коронавирус та беркая да китмәде. Әлеге вирусның яңа дулкыннары, башка төрләре килеп чыкмасмы?
– Коронавирус 2023 елга кадәр дәвам итәчәк. Яңа мутацияләр булачагын, әмма без аны җиңә алачагыбызны фаразлаган идем. Бу вирус хәзер дә бар, темаларыбыз гына үзгәрде. Фаразларым буенча ул 2023 елда бетәчәк, бәлки сезонлы авыру булып калыр.
– Яңа ел алдыннан матбугат чараларына биргән интервьюда сез социаль челтәрләрнең кайсыберләре югалачак, дигән идегез. Фаразыгыз чынга аша кебек... Алар урынына яңалары барлыкка киләчәкме?
– Социаль челтәрләрне ябачаклар, чикләүләр булачак дигән идем. Бу хакта мәгълүматлар миңа 2-3 ел элек үк килә инде. Шулай булды да. Яңалары барлыкка киләчәк дия алмыйм, булганын саклап каласы иде.
– Россияне, Татарстанны нинди үзгәрешләр көтә?
– Россиянең киләчәге хакында фаразлыйсым килми. Теләсә нинди кеше кебек үк мин дә яхшыга өметләнәм. Татарстанга килгәндә, аның чикләре киңәячәк дигәнен инде фаразлаганым булды. Бу мәсьәлә июнь аенда актуаль булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар