16+

Куендагы елан

СССР белән Германия арасындагы 1939 елгы солыхны үтәү йөзеннән, сугыш башланырга берничә көн кала, Ленинград амбарларыннан Германиягә 3500 тонна югары сыйфатлы бодай озатыла.

СССР белән Германия арасындагы 1939 елгы солыхны үтәү йөзеннән, сугыш башланырга берничә көн кала, Ленинград амбарларыннан Германиягә 3500 тонна югары сыйфатлы бодай озатыла.

Ленинград блокадасы өчен ифрат кирәге чыгачак бу йөк-кәрван немецлар оккупацияләгән Польшага кадәр барып җитә...

Көне-сәгате суккач, безгә каршы сугышачак немец хәрби очучылары, Сталин бөркетләре белән бергә, совет авиамәктәбендә 2-3 мең метр биеклектә самолет йөртү, бомба ташлау серләренә өйрәнә. Ә инде Гитлерның иң яраткан генералы – безгә каршы бик күп операцияләрдә катнашкан танкист Гудериан – сугышка кадәр Казан танк училищесына инспектор буларак килә. Икенче бер чыганаклар буенча, аны училищеда белемен арттырган дип тә сөйлиләр. Менә бит нинди контрастлар. Куенда елан асраган булып чыгабыз.

Мин Гудерианның Казанда ничек, ни рәвешле яшәп ятканын белмим, кулымда фактлар юк. Ә менә «Комсомольская правда» газетасының 27 февраль, 1998 ел санындагы «Русская невеста Германа Геринга» дигән язма гаҗәпкә калдыра. Күпләр беләдер, Геринг – Германиянең рейхмаршалы, илнең хәрби авиация патшасы, икенче номерлы саналган стратег.

Әлеге мәкаләдә 1924-1933 елларда РСФСРның Липецк шәһәрендә немецларның «Виф-Упаст» дигән очучылар мәктәбе булганлыгы бәян ителә. Өйрәнүләр өчен мәктәп аэропортында «Фоккер» дигән 50 самолет килеп урнаша. Тугыз ел дәвамында 180 немец очучысы бездә һава сугышлары һөнәренә өйрәнә...
Беренче бөтендөнья сугышында «ас» буларак танылган яшь очучы Геринг та менә шушы Липецк мәктәбендә укыган икән. Ул станция каравылчысы кызы Надежда Горячевага гашыйк була. Немец офицеры сөйгәнен Германиягә алып китәргә дә сүз бирә, ләкин алдый, чөнки илендә аны Эмми дигән законлы хатыны көтеп тора. Сугыш башлангач та, Надежда таңнан торып юкка чыга. 1946 елда гына, акылы авышкан хәлдә, туган шәһәренә кайтып егыла.
Безнең тарихчылар еш кына баш ваткан: ни өчен Герингның самолетлары Липецк шәһәренә бомба ташламый, ә шуның күршесендәге Воронеж шәһәрен җир белән тигезли. Сәбәбе гади – үзенең кайнар яшьлеге үткән бу шәһәрне Геринг (Гера) онытып бетермәгән, күрәсең.

Алдарак генерал Гудерианны телгә алган идек. Гитлер бит Себергә хәтле барып җитәргә хыялланган. Әгәр немецлар Казанны яулап алган булса, Гудериан да үзенең дәһшәтле танклары белән яшьлегенең бер өлеше узган шәһәрне җимерергә батырчылык итмәгән булыр идеме икән?!

Рашат Низами

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading