16+

Кунак тыйнак булганда яхшы 

Бүгенге глобальләшү чорының картинасын тулыландыручы күренеш – миграция. Ул икътисади, сәяси, социаль хәлләргә бәйле, аннан башка берничек тә була алмый. Әмма ул җайлы гына, бернинди мәшәкатьсез генә дә бармый – киеренкелек, низаглар булгалап тора.

Кунак тыйнак булганда яхшы 

Бүгенге глобальләшү чорының картинасын тулыландыручы күренеш – миграция. Ул икътисади, сәяси, социаль хәлләргә бәйле, аннан башка берничек тә була алмый. Әмма ул җайлы гына, бернинди мәшәкатьсез генә дә бармый – киеренкелек, низаглар булгалап тора.

Сәбәпләре төрле: йә килүчеләрнең “күчтәнәчләре” җирле халыкныкына туры килеп бетми, йә бер як үзенекен ирексезләп тага башлый. Шул ук вакытта юкны бар итеп, хәлне махсус катлауландыручылар да юк түгел. Ә күпмилләтле Россия өчен исә бу бик куркыныч. 

Соңгы ун елда Россиядә милли нигездәге киеренкелек 17 процентка арткан. Социологлар россиялеләрнең кайсы этник төркемнәр белән якынаерга теләмәүләрен дә ачыклаган. Бу исемлектә иң беренче чегәннәр тора, сорашутыруда катнашучыларның 41 проценты аларны бөтенләй Россиягә кертмәү яклы. Иң дустанә мөнәсәбәт яһүдләргә, соңгы арада украиннарга да мөнәсәбәт үзгәргән. Ә Африка, Кытай, Урта Азиядән килүчеләрне янәшәсендә күрергә телүчеләр күп түгел.   

Кайберәүләр бөтен дөньяда котырынган коронавирус эпидемиясе дә бу өлкәгә үз өлешен кертми калмас дип белдерә. Изоляцияләнү, һәр төбәкнең үзенчә аерым чаралар күрүе хәлне катлауландырырга мөмкин. Гастарбайтерларга мөнәсәбәт күптән инде бик яхшы түгел, күпләр аларны теләсә нинди эшкә алыналар, күп акча сорамыйлар диләр.

Теләсә нинди эшкә алынулары хак, әмма арзанга эшләү гадәте бетте. Эш бирүченең андыйларга өстенлек бирүе – аларның бернинди хокукы юк, ә мәшәкате азрак. Берсе эшли алмаса (яки сафтан чыкса), ишек төбендә башкалары тезелгән. Җирле халык белән алай ук кыланып булмый, беренчедән, бөтен халык белемсез түгел, икенчедән, үз иленең гражданы булгач, ул әле кайбер хокукларын яклый ала. Мигрантларның күпләп кереп тулуына җирле халык үзе дә гаепле. Алар эшләгән эшне “аборигеннар” да башкара ала югыйсә. Хәзер менә изоляциядә мигрантларның төрлесе төрле җирдә бикләнеп калып, легаль булмаганнары медицина ярдәме ала алмый, ә күмәкләшеп бер почмакта яшәп, тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудыра ала.

Пандемия дип коты алынган халык кибеттән лимон эзли, ә ул анда юк, җылы яклардан килүчеләрдә, кыйммәт булса да, бар. Шундый куркыныч янаганда лимон белән битлек тә дефицитка әверелергә тиеш түгел иде кебек. Кибет киштәсен тутыра алмасаң, аны читләр китереп тутыра. Мигрантлар белән дә шул хәл, җирле халык эшләми икән, ул урыннарны читләр били. Аннан соң нәрсә дип мигрантлардан тыгызланып утырырга?  

Соңгы елларда этник яктан тыгызланучылар яшәреп киткән – алар арасында 14-15 яшьлек үсмерләр дә бар. Бу яшьтә алар әле нәрсә күргән дә, нәрсә генә аңлый? Уйлый белгәннәр чамалыйдыр, ул яшүсмерләрне кайберәүләр үзләренең яшерен максатларында оста гына файдалана. Файдаланучыларның максаты мигрантларны куып чыгару түгел, ә ыгы-зыгы куптару, шау-шу ясау, шул дулкында үзе уйлаганны чынга ашырырга маташу. Кемнеңдер сәяси уены өчен генә яшь буынны файдалану – тагын да куркыныч хәл.  

Җәмәгатьчелек фикере үзгәреп торучан. Әгәр бүген читтән килүчеләргә мөнәсәбәт бик үк яхшы түгел икән (сораштырулар шуны күрсәтә), бераздан соң ул яхшырып та китәргә мөмкин. Әмма икътисад тотрыксыз булган саен хезмәт хаклары түбән дәрәҗәдә булачак, шул сәбәпле, җирле халык мигрантларга көндәш итеп караячак. Бу хәл бер бездә генә түгел, Көнбатышта да шул ук күренеш. Тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе югары булганда, адәм баласы матурлыкны күрә башлый, аңа цитрус җимешен кемнән сатып алса да барыбер. Читтән килүчеләргә булган мөнәсәбәт индикатор ролен башкара икән... 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading