16+

Кунак ашы...

298нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Раушания Шәйхлисламова белән Башкортстан өлкәсенең Борай район үзәгендә узган Халыкара семинарда булып кайттык.

298нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Раушания Шәйхлисламова белән Башкортстан өлкәсенең Борай район үзәгендә узган Халыкара семинарда булып кайттык.

Ул семинарда Башкортстанның төрле районнарыннан тәрбиячеләр җыелган иде. Бакчага йөрүче балалар башкорт биюләрен биеп күрсәттеләр, әниләр һәм әбиләр белән бергәләп әзерләгән «Бәби чәе»н сәхнәләштерделәр. Анда рус, татар, мордва, удмурт, башкорт, мари, чуваш телләрендә бишек җырлары яңгырады. Кайсы телдә генә булса да, аларга ананың йөрәк җылысы, өмете салынган.
Бу семинарда бик күп мастер-класслар күрсәтелде. Без дә башта балалар бакчасында үткәрелә торган «Татарча сөйләшәбез» методик кулланманы балаларга ничек җиткерүебез турында сөйләдек.
Шунысы кызык: кайбер сүзләргә игътибар бирдем. «Кер» дигән сүзне бу якта «Әйдүк» диләр икән. «Бишек»не – «сәкелдек», «калфак»ны «такыя» дип әйтәләр. Шуңа да карамастан, семинар аңлаешлы да, күңелле дә булды. Без Борай районында урнашкан «Гүзәл» дигән балалар бакчасыннан бик канәгать булып кайттык. Ике республика арасында дуслык күпере урнаштырганнары өчен, аларга тагын бер кат бик зур рәхмәт. Үзебез аларны кунакка көтеп калабыз.
                                                                                                                                                                                Зөлфия Cираҗиева,
                                                                                                                              Казан шәһәренең 199нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading