16+

Кырык елдан соң кире кайту: Әтнә театры "Кичер мине, әнкәй!"не чыгарды

Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры 41 ел элек уйнаган спектакль белән чираттагы сезонын ачты.

Кырык елдан соң кире кайту: Әтнә театры "Кичер мине, әнкәй!"не чыгарды

Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры 41 ел элек уйнаган спектакль белән чираттагы сезонын ачты.

Рабит Батулланың "Кичер мине, әнкәй!” пьесасы татар театрлары арасында бу спектакль, ялгышмасам, дүртенчеме-бишенчеме тапкыр куела. Һәрхәлдә, 2000 еллар башында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә, аннан Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры сәхнәсендә уйналды. Дөрес, Кариевлылар аны бераз яшьләрчә үзгәртеп, Миргаянны компьютер уеннары ясый торган заманча үсмер итеп тәкъдим итте. Спектакль репертуарда хәзер дә бар. Фәрит Дәүләтшин пьесага нигезләнеп, фильм да төшергән иде.

Һәм менә тагын бер куелыш. Дөресрәге, кайчандыр репертуарда булган спектакльне кабат сәхнәгә кайтару дисәк тә буладыр. Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры 41 ел элек уйнаган спектакль белән чираттагы сезонын ачты.

Тамаша “Бердәм Россия” партиясенең матди ярдәме белән, “Кече шәһәрләр театрлары” федераль проекты кысаларында сәхнәләштерелгән. Бу проектның уңай ягы шунда — театр спектакль куярга башка режиссерларны, рәссамнарны, композиторларны чакырырга хокуклы. Бу юлы әтнәлеләр Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевка тукталган. Узган сезонда да Фәрит әфәнде бу артистлар белән бер спектакль чыгарган иде. Алга китеп шуны да әйтергә кирәктер, алдагы сезонда шул ук программа кысаларында Камал театры артисты Илдар Хәйруллин да Әтнә театрында спектакль куячак. Гомумән, партия акчаларының иң дөрес һәм нәтиҗәле тотылышы ул Әтнә театры спектакльләре. Башка очракта “Бердәм Россия”не сүксәк, акча туздырып яталар инде, дисәк, бу очракта әлеге театрга акчаны күбрәк бирегез дип сорыйсы килә.

... Инде язылуына 40 ел булса да, әсәрдәге проблемалар, кешеләрнең кыйммәтләре, балага мөнәсәбәте, ир белән хатын арасында булган мөнәсәбәтләр, татарга хас тыйнаклык хәзер дә актуаль булып кала. Була төрле буяулар белән тулган, химияле ризык. Ә була сыйфатлы, кушылмаларсыз эшләнелгән продукт. Ничек кенә дорфа яңгырамасын, театрның бу спектакле дә нәкъ менә шул сыйфатлы ризык кебек. Артык кушылмаларсыз. Барысы да рецепт буенча эшләнелгән. Натураль дигәннән, спектакльгә килүчеләр сәхнәдә чып-чын бытбылдыкларны да күрә алачак. Бер дистә бу бәләкәй кошчыклар кая яшәр, гастрольләргә ничек йөрер — билгесез. Әмма труппаның яңа “әгъзалары” әлегә театрда калачак, диделәр.

“Кичер мине, әнкәй”не әтнәлеләр 1980 елда бер куйган булган. 1981 елда шул спектакль белән Мәскәүдә Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә дә катнашкан. Әтнә халык театры ул вакытта ВДНХның икенче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнгән. Режиссер Гомәр Мәрданов көмеш медальгә лаек дип табылган. Спектакль беренче куелыштагы уңышын кабатлый алырмы, анысын әйтү әлегә кыен. Бәя бирәсегез килсә, театрның спектакльләрен октябрьдә Казандагы Мәдәният сарайларында һәм кайбер районнарда карарга мөмкин. 

Фото: Театрның матбугат үзәгеннән алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading