16+

Кырым татарлары – спекулянт кулындагы товар түгел

СССР чорында спекулянтлык җинаять булып санала иде, спекулянт дигән ярлык тагылу җәмгыятьнең хурлыклы вәкиле булуны аңлатты.

СССР чорында спекулянтлык җинаять булып санала иде, спекулянт дигән ярлык тагылу җәмгыятьнең хурлыклы вәкиле булуны аңлатты.

Үзгәртеп корулар башлангач, спекулянт сүзе алыпсатарга әйләнеп, җинаять булып саналудан туктады. Ә менә тарихта мондый күренеш элек тә булган, хәзер дә бар, ни сәбәпледер, ул җинаять булып саналмый. Югыйсә тарих ул – әкият түгел, анда хыял фантазиясенә урын юк. Тарихта мондый күренеш спекулянтлыкның иң хәтәре, аның нәтиҗәсе буларак, нәфрәт туарга, ә ул үз чиратында сугышларга китереп чыгарырга мөмкин. Җәнҗаллар һәм сугышлар китереп чыгарасың килми икән – бу теманың педаленә басма, фактларны бозма һәм кешенең рухи халәте белән уйнама. Тарихи спекулянтлык ул – кәкре кыярны арзанга гына алып, бәясен арттырып сату түгел.
 
Хакыйкать урталыкта ята, диләр. Ә аның ике ягында нәрсә – явыз көчләр һәм актан ак, пакьтан пакь корбанмы? Шулай гына була алмаганын тиле дә аңлый, берәү дә әүлия түгел. Әмма хәзерге яңа тарихны укып карасаң, бер якта гел әүлияләр генә җыелгандыр кебек. Авторлар моны тарихны үзгәртү дип атамый, яңа күзлектән караш дип ассызыклый, икенче төрле әйткәндә: «Нәрсәне күрәсем килә – шуны гына күрәм, калганы миңа кирәкми, чөнки ул минем мәнфәгатьләргә җавап бирми».

18 май – Депортациягә дучар булган кырым татарларын искә алу көне. Бу халыкның фаҗигасе турында бихисап мәкаләләр басылып чыкты, алар социаль челтәрләрдә күпләп таралды. Сталин сәясәтен тагын да агартырга теләүчеләр әллә ниткән немец фельдмаршалларының истәлекләрен китереп, анда кырым татарларының ни рәвешле илбасарларга булышканы турында төкерек чәчә. Әйтерсең лә ул диван тарихчылары фельдмаршалның саргаеп беткән хатирәләрен үз куллары белән тотып укыган. Шул ук вакытта депортация фаҗигасен үз күзләре белән күрүчеләрнең дә язылган хатирәләре бар (болар шунда гомер кичергән башка милләт вәкилләре, кырым татарлары түгел), аларныкы ни сәбәпледер укылмый. «Нәрсә булганын аңышмыйча далага чыгып чапкан татар әбисен пулемет чираты куып тотты...», «Аяксыз сугыш ветеранын капчык ыргыткан кебек машина әрҗәсенә ыргыттылар» кебек юлларны «күрми» генә узып китә андыйлар. Шул хәлләрнең шаһиты булган, НКВД гаскәрләрендә хезмәт иткән ветеранның туганнан туган энесе белән сөйләшкәнем бар: «Кырым татарлары безгә тәмәке, кипкән җиләк-җимешләрен биреп китте, «Барыбер әрәм була бит, алыгыз», – диделәр, дип сөйләгән иде абый».

2014 елда Кырым Россиягә кушылганнан соң, бу темага игътибар аеруча артты. Ә ул ярымутрау белән кырым татарлары элек тә бар иде, нигә аларны искә төшерүче булмады икән? Украина да хәзер бу фаҗигале көнне билгеләп үтә, татарларга автономия бирергә дә әзер. Кабат шул сорау – элек кайда идегез? Кырым 1954 елда ук Хрущев тарафыннан Украинага бүләк ителә. Шуннан соң 37 ел Кырым белән бергә СССР составында булып, 23 ел аерым дәүләт булып яшәгәндә, кырым татарлары өчен нәрсә эшләнде? Алар хәзер Россия Кырымны аннексияләде дип бара, әмма тарих узган гасырның 90нчы еллар башын да хәтерли әле – 1991 елда ук Кырым АССР оешу турында реферундум үткәрелә һәм ул Украина составына чыга, моны Украина үзе дә таный. Шуннан соңгы берничә елда СССРда төрле хәлләр булып, әлеге дәүләт таралганнан соң, Украина конституциясе әллә ничә тапкыр үзгәртелеп, референдумнар үткәрелеп, ахыр чиктә хәрби көч ярдәмендә Кырым аның составында кала. Югыйсә ул чакта ук Кырым халкы үзбаш булып яшәргә теләгән, хәтта үзенең беренче президентын да сайлап куйган (Ю.А. Мешков). Менә хәзер украин сәясәтчеләре аннексия турында авыз чайкый, кырым татарлары турында кайгыртырга вәгъдәләр яудыра, янәсе, шулай эшләгәндә, төрки-гарәп дөньясы алдында аның абруе артачак, ә башкалар Россиягә басым ясаячак. Күзгә төтен җибәрергә маташмыйча гына әйтеп бирүче юк: сиңа Кара диңгез буе кирәкме, 1997 елда ук биредә хәрби базаларын булдыру турында стратегик планын төзегән АКШ алдында сыгылумы, әллә шуларның бөтенесен бергә җыештырып, Россияне кабат чагарга маташумы? Кем ничектер, әмма бу ялкынлы чыгышларның кырым татарларының хокукларын яклау, аларның язмышы өчен борчылудан әйтелгән булганлыгына шикләнәм мин.

Бу өлкәдә тарихи спекуляция озак еллар дәвам итәр әле. Ә кырым татар теленең 2014 елда гына дәүләт теле статусын алганын, шул ук елда кырым татарларының реабилитацияләнгәнен дә онытмасыннар иде. Үзенең күченүләре белән Кырым күптән инде Гиннессның рекордлар китабына керерлек, әмма әлеге ярымутрау һәм кырым татарлары тегендә-монда күчеп йөрергә спекулянтлар кулындагы товар түгел, аның тарихындагы фаҗигале битләрне үз мәнфәгатеңне кайгыртканда гына барларга кирәкми.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X