16+

Кырын эш ачыла ул

Казанда Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте оперативниклары белән берлектә, бер тәүлек эчендә федераль эзләүдә булган өч кешене тоткарлады.

Кырын эш ачыла ул

Казанда Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте оперативниклары белән берлектә, бер тәүлек эчендә федераль эзләүдә булган өч кешене тоткарлады.

Тоткарланучыларның берсен хакимият вәкилен мыскыл итү өчен эзләгәннәр.
Ведомстводан тыш сак идарәсенең тоткарлау төркеме хезмәткәрләренә Казанның Гадел Кутуй урамындагы йортларда хокук бозучы булуы ихтимал, дигән хәбәр килә. Күрсәтелгән адрес буенча килеп тикшергән росгвардиячеләр эзләнүдә булган иргә охшаш кешене бик тиз күреп туктата. Тикшерә башлагач, аның чыннан да Җинаять кодексының 319нчы маддәсе буенча «Хакимият вәкилен мыскыл итү өчен» эзләүгә игълан ителгән булуы ачыкланды. 46 яшьлек ирне тоткарлап, кизү бүлегенә озаталар.

Кичке вакытта Казанның Актай урамын патрульләп йөргән икенче экипаж 22 яшьлек егетне туктатып, документларын тикшерә. Күзләре «уйнап торган» яшь ирнең борчылуы тикмәгә генә түгел икән — алимент түләмәгән өчен аның сентябрь ае башыннан бирле эзләнүдә булуы ачыкланды.
Иртәнге 7дә икенче батальон хезмәткәрләре документларын тикшергән 23 яшьлек егетнең дә берничә көн элек урлашкан өчен федераль эзләүгә игълан ителгән булуы ачык­ланды.
Эзләү инициаторына тапшыру өчен тоткарланган ирләр район бүлеге кизү частена китерелде.

 

Татарстан Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте.

фотоhttps://novorossportal.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading