16+

Кыш бабайга ышанмый кара!

Мондый гамәлләрдән соң Кыш бабайга ышанмау мөмкин түгелдер. Үзе өлгермәсә, илчеләрен булса да җибәрә бит ул! Яисә әнә җитәкчеләргә булса да вазифаларын йөкли.

Кыш бабайга ышанмый кара!

Мондый гамәлләрдән соң Кыш бабайга ышанмау мөмкин түгелдер. Үзе өлгермәсә, илчеләрен булса да җибәрә бит ул! Яисә әнә җитәкчеләргә булса да вазифаларын йөкли.

Мисал өчен, 2014 елдан алып Татарстанда гамәлгә ашырыла торган «Теләкләр чыршысы» акциясен генә алыйк. «Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган проектны Россия Президенты Владимир Путин да хуплаган иде. Декабрь аенда Ил башлыгы Ставропольдә яшәүче 10 яшьлек Андрей Кочетовның теләген тормышка ашырырга ярдәм итте. Малай Сочидагы Красная Поляна һәм Олимпия паркында булырга хыялланган һәм Владимир Путин ярдәме белән, Андрей анда булды да. Алай гынамы соң?! Президент үзе, Андрейга шалтыратып, Сочида ошаганмы-юкмы икәнен белешкән, тау чаңгыларында шуарга, әмма сак булырга киңәш иткән.

Сабыйларның хыялларын тормышка ашыруда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та актив катнашты.

Президент алган те­ләк-тәбрикләмәләрнең берсе – Чистай кызы Айгөлнеке иде. Кыз «Ак Барс» хоккей клубы матчында булырга һәм хоккейчыларның үзләрен күреп сөйләшергә хыялланган булган. Аның хыялы тормышка ашты. 7 гыйнварда Айгөл гаиләсе белән «Ак Барс» – «Металлург» уенын карарга килде. Танылган уенчылар Данис Зарипов һәм Сергей Мозякин белән кыз символик рәвештә уенны башлады, ахырдан хоккейчылар белән сөйләшү мөмкинлеге дә булды.
Рөстәм Миңнеханов те­ләкләрен тормышка ашыр­ган балалар арасында Казаннан Әмирхан Садыйков та бар. 11 яшьлек малай күптән хыялланган вертолетта оча алды. Ә Алабугадан 6 яшьлек Данис янгын сүндерү бүлегендә булып кайтты. Нурлаттан 7 яшьлек Кирилл Президенттан хыялланган планшетын алды. Чаллыдан Радмир кыз туганы белән «Бигеш» аэропортын күреп кайтты. Кечкенә кунаклар пилот белән бергә һава судносы штурвалы артында утырган һәм әлеге очкыч турында кызыклы мәгълүмат туплаган. Азактан балаларга аэропортның багаж ишегалдына багажның ничек эшкәртелүен күрсәткәннәр, интроскопның нәрсә булуын һәм һава транспортында нинди матдәләр йөртү тыелганын аңлаткан.

Әлеге акция кысаларында, 2019 елның 3 декабреннән 2020 елның 29 февраленә кадәр Россиядә 2 мең баланың теләкләрен тормышка ашыру планлаштырыла. Андыйлар арасында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яки керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләдә тәрбияләнүче балалар, шулай ук сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле сабыйлар гына түгел, 60 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар да бар. Алар үз теләкләрен 15 декабрьгә кадәр проектның ЕлкаЖеланий.рф сайтында калдыра алды.

Хәйриячеләр дәвалану яки кирәкле техник җиһазлар, дарулар, транспорт чаралары сатып алу белән булышмый. Алар тылсым һәм могҗизага ышаныч бүләк итә. Соралган бүләкләр арасында китап, төрле шөгыль өчен товарлар, музыка кораллары, спорт җиһазлары, уенчыклар, кумирлар белән очрашу мөмкинлеге, кызык­лы урыннарга бару һәм башка бик күп нәрсәләр бар.

Тулырак: ak-bars.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading