16+

Кыш, без сиңа әзер түгел идек...

Бу ялларда табигать безне беренче кар белән куандырды. Халык сынамышларына ышансаң, беренче кар төшкәннән соң алты атна узгач, чын кыш җитәчәк. Быелгы кышны синоптиклар салкын булачак дип фаразлый.

Кыш, без сиңа әзер түгел идек...

Бу ялларда табигать безне беренче кар белән куандырды. Халык сынамышларына ышансаң, беренче кар төшкәннән соң алты атна узгач, чын кыш җитәчәк. Быелгы кышны синоптиклар салкын булачак дип фаразлый.

Тәгәрмәч алмаштырыр вакыт

Сезон алмашу – машина йөртүчеләр өчен иң куркыныч вакыт. Шуңа да белгечләр, һава торышы нинди булуга карамастан, тәгәрмәчләрне 15 ноябрьгә кадәр алмаштырырга киңәш итә. 15 елга якын машина йөртү стажы булган шофер Альберт Каюмов исә тәгәрмәчләрне һава торышына карап алмаштыру яклы.
– Хәзер закон буенча, ноябрь урталарында тәгәрмәч алмаштырырга кушалар. Ләкин узган елны кар декабрьгә кадәр яумады, мин шуңа ноябрь ахырында гына көпчәкләрне алмаштырдым. Көпчәкне үзем алмаштырмыйм, шиномонтажга мөрәҗәгать итәм. Җәйге, кышкы «резиналарны» саклау өчен аларга калдырып була. Шәһәр кешесенә шунысы белән дә уңайлы. Җәйге шина суыкта ката ул, ә кышкысы йомшак булып тора. Кышкы тәгәрмәч җәйгә ярамый, чөнки ул бик йомшак, шартларга мөмкин. Шуңа күрә көпчәкне вакытында алмаштырырга кирәк. Аны дүрт елдан дүрт елга яңартып торырга кирәк дисәләр дә, соңгылары ике сезонга гына җитте. Тәгәрмәч протекторының тирәнлеге 4 ммдан да ким булгач алмаштырырга кирәк. Элек алга шипалы тәгәрмәч, артка җәйгесен куеп кына йөри идек, хәзер, закон буенча, дүрт тәгәрмәч тә шипалы һәм бер төсле булырга тиеш, – ди Альберт.

Кемгә куаныч, кемгә кызганыч!

Кар явачагын синоптиклар ике-өч көн алдан хәбәр итеп куйса да, күп кеше кышны каршы алырга әзер булмаган әле. Ялларда булган юл һәлакәтләре дә моның бер дәлиле. Машина көпчәкләрен вакытында алмаштырмау аркасында, дистәгә якын кешенең гомере өзелде. Әгерҗе районында булган юл-транспорт һәлакәтен генә алыйк. Анда Удмуртиядән бер гаилә (ир белән хатын һәм аларның ун яшьлек һәм ике яшьлек игезәк балалары) «КАМАЗ» машинасына бәрелеп үлгән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гаилә башлыгы һава шартларын һәм юл торышын исәпкә алмаган, куркынычсыз тизлек сайламаган.

Гисметео үзәге хәбәр итүенчә, бүген һава температурасы 0 градустан алып -6га кадәр төшәргә мөмкин. Иртәгә һава температурасы +1 -6 аралыгында булачак.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading