16+

Кыш көне чәчләрне ничек тәрбияләргә?

Кыш көне чәчләр дә аерым тәрбияләүгә мохтаҗ. Коры һава, суык, температураның кискен үзгәрүе (өйдән урамга чыгу яки киресенчә), организмга витаминнар җитми башлау белән бәйле ул.

Кыш көне чәчләр дә аерым тәрбияләүгә мохтаҗ. Коры һава, суык, температураның кискен үзгәрүе (өйдән урамга чыгу яки киресенчә), организмга витаминнар җитми башлау белән бәйле ул.

Чәчләрегез сәламәт булсын өчен махсус маска кулланырга кирәк. 50 мл кастор маена 5 мл токоферол һәм 5 мл ретинол салып болгатабыз да җылытабыз. Аннары аны чәчкә сылыйбыз. Бер сәгать үткәч, шампунь белән юабыз.

Кефирдан ясалган масканың да файдасы зур. Аны чәчегезгә сылагыз да пленка белән ябып, җылы шапка киегез. Ярты сәгатьтән юасыз.
Тагын бер рецепт: бер күкәй сарысына 15 мл алма серкәсе, 5 мл алоэ кушабыз. Аны чәчкә сөртеп, 20-40 минуттан юабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading