16+

Кышка түбәсез керделәр. Кем гаепле?

Казанның Киров районындагы Светлая 24 адресы буенча урнашкан күп фатирлы йортта яшәүчеләр кышны уңайсыз шартларда каршы алды. Быел җәй анда бу йортта капиталь ремонт ясый башлаганнар, барлык эшләрне 20 ноябрьгә төгәлләргә тиеш булганнар. Әмма бүген түбәнең каркаслары гына бар, ә төзелеш оешмасы инде ноябрьдән бирле күренми.

Кышка түбәсез керделәр. Кем гаепле?

Казанның Киров районындагы Светлая 24 адресы буенча урнашкан күп фатирлы йортта яшәүчеләр кышны уңайсыз шартларда каршы алды. Быел җәй анда бу йортта капиталь ремонт ясый башлаганнар, барлык эшләрне 20 ноябрьгә төгәлләргә тиеш булганнар. Әмма бүген түбәнең каркаслары гына бар, ә төзелеш оешмасы инде ноябрьдән бирле күренми.

Шул йортта яшәүче Илшат Хәлилов әйтүенчә, 4-5нче катта торучылар сентябрьдән бирле төзелеш оешмасының эшен җиренә җиткереп үтәмәве сәбәпле зыян күрә: күп кенә фатирларга су үтеп керә, торакта салкын.

Подрядчы акча көтәме – билгесез, эшләргә ашыкмавы гына тәгаен. Идарәче оешма 15 декабрьгә түбәне ябачаклар дип белдерә, ә бригадир төзелеш материаллары юк, дигән җавапны алга сөрә. Кышкы салкыннарда халык нишләр, балалар ничек яшәр: болары да – билгесез.

Хәлиловлар әлеге йорттан бер ел элек кенә фатир алган, ә инде быел аларга шундый башбаштаклык белән очрашырга туры килгән. Тормышта шулай да була шул. Капиталь ремонт быелның 1 июнендә башланган. Эшчеләр түбәне сүтеп, анда агачтан балкалар ясап куйган, әмма ахырына кадәр эшләп җиткермәгәннәр, целлофан пакет белән тышлаганнар да, шул килеш калдырганнар.

Соңгы мәртәбә төзүчеләрне әлеге йортта 17 ноябрьдә күргәннәр, алар йөк машинасына нәрсәдер төягәннәр, шуннан бирле объектта берәү дә юк икән. Моңа өстәп шунысын да әйтергә кирәк: түбәдә эшләрне башкарганда, андагы бөтен җылылык саклаучы материалларны алганнар, димәк 5нче каттагы фатирлар өстендә фәкать ялангач бетон гына калган. Әле җитмәсә төзүчеләр саксыз кыланганмы, тишекләр дә барлыкка килгән. Әйтик, Илшат Хәлилов электр чыбыклары тоташкан тартма өстендә йодрык сыярлыгына тап булган. Белгечне чакыртканнар, әмма ул бернәрсә дә эшләмим, монда су үтә, янгын чыгу куркынычы бар, дип китеп барган. 30 ноябрьдә фатирларына яңгыр үткән, диварлары буйлап идәнгә кадәр төшкән. Хәзерге вакытта торакларында салкын, бер бүлмәсен ябып куйганнар, җылыту җиһазын көне буе эшләтәләр. Фатирга суык керү сәбәпле, кечкенә балалары инде ике мәртәбә авырып алган.
– Төзүчеләрнең түбәне ябып бетермәүләре буенча берәр җиргә мөрәҗәгать иттегезме соң, чаң суктыгызмы? – дип, сорарга мәҗбүр булдым.
– Нинди генә коридорларны таптамадым. “Заречье” идарәче оешмасына гражданнарны кабул итү көнендә бардым, шәһәребезнең торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегенә чыктым, бөтен материаллар да бар, 15 декабрьгә эшне тәмамлаячаклар, диделәр. Мин хәтта безнең йортта түбә ябу белән шөгыльләнә торган төзелеш ширкәтенең бригадирына сорауларымны бирдем, ул исә материаллар әле дә юк, безгә акчаны түләмәделәр, дип белдерде. Фатирларга су үтә, күбесендә салкын, ә тегеләр бер-берсе белән килешә алмый, кайсысына ышанырга да белмибез, шул вакытта күпме гаилә зыян күрә. Подряд оешмасы түбә ябу һәм аны җылыту эшен тәмамларга тиеш, әмма ноябрьдән бирле бер хезмәткәрне дә күргән булмады. Ә бит урамда кыш, тиздән чын суыклар башланачак, – дип, сыкрана Илшат Хәлилов.

Аның күршесе Вера Егорычевада да шундый ук хәл күзәтелә. Аларның фатирын сентябрьдә үк су баскан, бераздан тагын бер мәртәбә шундый хәл күзәтелгән. Дөресен генә әйткәндә, Хәлиловларга караганда монда зыян күбрәк тә булган сыман тоелды. Диварларына карасаң, аны чамаларга була, яңгыр инеш кебек аккандыр, мөгаен. Фатирда суык, оныгы чирләп тора, чөнки идәнендә балалар йөрерлек түгел. Кечкенәләргә аңлатып булмый шул олы абыйларның түбәне ябып бетермичә таюларын, әйткән саен өй буйлап чаба. Бу гаиләдә дә җылыту җиһазын кушканнар, бер бүлмәне исә бөтенләй бикләгәннәр, дүрт кеше бер караватта йоклый. Вера Егорычева әйтүенчә, 4-5нче катта салкын булса, мәсәлән, өченче каттагы бер ханым фатирында бөтенләй шәрә килеш йөри ала, чөнки, батареялар нык кыздыра. Ни кызганыч, аның көче өстәгеләргә барып җитми, түбәсе ачык бит.

82 яшендәге хезмәт ветераны Наил Галиәкбәров шушы йортның 5нче катында яши. Ул да төзүчеләрнең нәрсә уйлавын, ничек эшләвен аңлый алмый. Мондый хәлнең килеп чыгуын адәм көлкесе дип саный. Ветеранның фатирында су гөрләп аккан, шул сәбәпле көнкүреш җиһазлары күгәрә башлаган, диварларына исә карарлык түгел. Аның фикеренчә, түбәне ялангач калдырып, эшне җиренә җиткереп башкармыйча китү – ул наданлык, үзләрен шулай күрсәткән оешмаларны бүтән төзелеш өлкәсенә якын да китермәскә кирәк.

Әлеге хәл буенча Казан шәһәре мэриясенә мөрәҗәгать иттек. Анда проблеманы беләләр икән, төзелеш материаллары дүшәмбе киләчәк, түбәнең үзен атна ахырына кадәр ябып бетерәчәкләр, ә җылыту өлешен Яңа елга кадәр тәмамларга тиешләр дип белдерделәр. Сәер, әлбәттә, моңа кадәр ни уйлаганнар соң хакимият органнары?

Рәсим Хаҗиев

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Единственный информационный источник, где автор данной статьи написал всё о проблеме, с которой пришлось столкнуться жителям нашего дома. Хочу выразить огромную благодарность от себя и от имени всех жильцов автору статьи!!!! Желаем Вам творческих побед!! Самое главное здоровья Вам и Вашим близким!!!!

    Мөһим

    loading