16+

Кытай сугышы

XX гасырның 70нче еллар азагында халык теленнән: «Кытай безгә сугыш башлый икән», – дигән сүз төшмәде. Ир-ат халкын бер-бер артлы хәрби өйрәнүләргә җыя башлагач, халык бөтенләй пошаманга төште. Ватан сугышыннан яңа арынып, кулына аена 70-80 сум акча ала башлаган колхозчылар бигрәк тә кайгырышты.

XX гасырның 70нче еллар азагында халык теленнән: «Кытай безгә сугыш башлый икән», – дигән сүз төшмәде. Ир-ат халкын бер-бер артлы хәрби өйрәнүләргә җыя башлагач, халык бөтенләй пошаманга төште. Ватан сугышыннан яңа арынып, кулына аена 70-80 сум акча ала башлаган колхозчылар бигрәк тә кайгырышты.

Колхозда көнне-төнгә ялгап шофер булып эшләүче Зәкуанның зур алты почмаклы өен бетереп, күченергә йөри торган вакытлары иде. Хатыны Миңсара да, яңа матур өйгә тизрәк күченәсе килеп, өй әйләнәсен җыештырып, буйыйсын буяп, юасын юып өч көнлек эшне бер көндә бетерәсе килеп мәш килеп эшләп йөри. Арып-талып эшләгәч, кайбер көнне күрше авылдагы иске өйләренә кайтып тормыйча, яңасында кунып та калгалыйлар. Өч бала белән – әбиләре, алар өчен борчыласы юк. Инде эшләр бетте, Коръән укытып, өй туе гына уздырасы калды. Көзгә таба өй дә бераз кипсен, идәндә йокларга да җылырак булыр, дип, мичкә йомычкалар да яккалый башладылар. Шатлыклары эчләренә сыймаслык көннәрнең берсендә: «Эч пошырып, кая барсаң шунда тәки Кытай сугышы белән куркыталар», – дип сөйләшә-сөйләшә, идәндәге түшәктә тирән йокыга талдылар эшләп алҗыган яңа өй хуҗалары.

Снаряд төшкәндәге һава сызгырган тавышка башта Зәкуан уянды. «Тәки дөрес булып чыкты, Кытай бомба ташлаган икән. Миңсара гына уянмаса ярар иде», – дип түшәккә сеңеп бетеп, селкенергә дә куркып ята бирде ул. Снаряд тавышы җиргә якынайганнан-якынайды. «Балалар белән әни нишли икән инде», – дигән уй йөрәген сыздырып алды Зәкуанның. Ниһаять, шартлау яңгырады. Күзләрен чытырдатып йомган ирнең өстенә җылы су катыш аңлашылмаганрак нәрсә чәчрәде. Шартлау тавышына уянган Миңсара да шул ук халәттә, Кытай сугыш башлаганга нык ышанган килеш, күзен ачарга куркып ятты. Борыннарын ертып кергән әче бал исе генә «терелтте» ир белән хатынны.

«Мич башындагы фляга шартлаган түгелме соң?» дигән уй белән, икесе дә берьюлы сикереп торды алар. Өйдә мәхшәр иде. Өй туе уздырырга дип әчетергә куелган баллы фляганың капкачы шартлап ачылып, әчегән бал, апарасы-ние белән, ярты өйне «бомбага» тоткан иде. Сап-сары бүрәнәләр, түшәм такталары, Миңсара ялтыратып юган тәрәзәләр, идән – барысы да эчемлектән «авыз иткәннәр». Миңсара тыела алмыйча көләргә тотынса, Зәкуан: «Кытай сугыш башласа, яхшырак булыр иде», – дип сүгенеп, тәмәке тартырга урамга чыгып китте...

Гөлфия СОЛТАНОВА, Лаеш районы, Имәнкискә авылы.

Фото: «Огонек» журналы архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading