Мәскәүгә килгән кеше Кызыл мәйданга бармый калмый. Чөнки кайткач, өйдә калганнарны кызыктырып, сөйлисе бар. Без дә Кызыл мәйдандагы мавзолейны, Кремльне күрсәтик, дип, шунда киттек. Мавзолей яныннан узганда Татарстаныбызга автономия биргән Ленин турында да сөйлибез.
Скопировать ссылку
Мәскәүгә килгән кеше Кызыл мәйданга бармый калмый. Чөнки кайткач, өйдә калганнарны кызыктырып, сөйлисе бар. Без дә Кызыл мәйдандагы мавзолейны, Кремльне күрсәтик, дип, шунда киттек. Мавзолей яныннан узганда Татарстаныбызга автономия биргән Ленин турында да сөйлибез.
Җәй – ял чоры. Кыш буе хезмәт иткән җилкәләрне, бөккән билләрне турайтып, бер дөнья гизеп кайтасы килә. Җәй – сәяхәтләр вакыты да.
Хәзерге дөньяда дүрт ягың кыйбла, теләсәң нишлә – чикләр ачык, акча янчыгың гына чыдасын. Эт чаба дип, бет чаба. Шуңа да кайберәүләр кредит алып булса да, ялга бара. Кешедән калып булмас, дип, быел без дә төпчек балаларны алып, юлга кузгалдык. Дөрес, еракка түгел, Мәскәүгә генә. Булса соң, башкала бит ул. Аны күрергә дөнья читенә урнашкан Япон, Кытайдан да киләләр хәтта. Безгә ярамыймы? Бигрәк тә, балаларга күрсәтәсебез килә башкаланы – илебез йөрәген.
Билгеле инде, Мәскәүгә килгән кеше Кызыл мәйданга бармый калмый. Чөнки кайткач, өйдә калганнарны кызыктырып, сөйлисе бар. Без дә Кызыл мәйдандагы мавзолейны, Кремльне күрсәтик, дип, шунда киттек. Мавзолей яныннан узганда Татарстаныбызга автономия биргән Ленин турында да сөйлибез. Чуерташтан атлап, Ватаныбыз белән горурланып бара идек, каршыбызга... Ленин бабай килеп чыкмасынмы? Кулында “Искра” гәҗите. Сөйләшүе дә “р” хәрефен әйтмичәрәк, сакаучарак. Ахырзаман алдыннан кемне сөйлисең шул килеп чыга диләр бит әбиләр. Дөньяны куып тотабыз, дип, чабып белми калганбызмы: галимнәр Ленинны кабат терелткәнме әллә? Ни уйларга да белмибез. Балаларның гына исе китми, алар бит Ленин бабай сурәте төшкән октябрят, пионер значогы тагып үсмәгән. Владимир Ильичны түгел, Үрмәкүч-кешене, Бэтменны күбрәк таныйлар. Гаепләп тә булмый, тарих китаплары яңадан төзетелеп язылган заманда яшиләр.
Ис-акылыбызга килергә өлгермәдек, каршыбызга кызыл галифеле, кара мыеклы Иосиф Виссарионович Сталин килеп чыкты. Әйе, әйе, “халыклар атасы” үзе, аерылмас дусты – төребкәсе дә кулында. Без аңардан күзебезне алалмый торганда, Ленин белән Сталин башта икегә әйләнде, аннары алар, бер төркем булып, безне уратып алды. Ни уйларга да белмәгән булыр идек, Сталин дигәннәре грузин акценты белән, ә Ленины, сакаучалатып, безне үзләре белән фоторәсемгә төшәргә кыстый башладылар. Бу – кыска буйлы, пеләш һәм кара мыеклы, кырыс карашлы ир-атларга акча эшләү ысулы икән бит! Фотоаппаратның бер күзен йомып алуы аз да түгел, күп тә түгел – өч йөзлек кагазь акча. Сурәткә төшәргә теләүчеләр булмаса, Ленин белән Сталин да заманнан калышмый болай акча эшләп йөрмәс иде.
Комментарийлар