Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бу уңайдан фикер алышты.
Беренче булып бу мәсьәләгә карата фикерен депутат Эдуард Шәрәфиев җиткерде. Ул үзен яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатуга каршы булмавын, әмма QR-кодлар белән кешеләрне бүлгәләү дөрес түгеллеген искәртте.
“Татарстан җәмәгать транспортында беренче булып QR-кодлар кертте. Нәтиҗәдә без ызгыш-сугыштан башка нәрсәгә ирештек?”, - ди депутат.
Депутат Игорь Бикеев фикеренчә, бу чикләүләр вакытлыча гына.
“Кайбер гражданнарның бу чикләүләрнең законсыз булуына шикләнүе начар. Дөрес булмаган мәгълүмат социаль челтәрдә дә йөри. Аларның кайберләре безгә килгән мөрәҗәгатьтләрдә дә чагылыш таба. Кайбер мөрәҗәгатьләр бер үк төрле, бер-берсеннән күчереп язылган төсле. Россия мондый ысуллар буенча беренче түгел. Чит илләрне карасак, QR-кодлар аларда да кулланыла. Италия, Франция, АКШның Нью-Йорк, Калифорния штатлары... Аларны иң артта калган штатлар диеп булмый. Кытай. Бу дәүләттә үз гражданнарының гомерен бик зур бәялиләр дип саныйм”, - диде Игорь Бикеев һәм объектив булырга өндәде.
“Бушлай анализлар кирәк”
Депутат Фәтбир Сафин үзе коронавируска каршы вакцинаны инде ике тапкыр ясатуын искәртте. Әмма бу эшне кеше үз теләге белән башкарырга тиеш, ди ул.
“Россия яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшкә әзер булмаганы күренә. Мисалга, 1959 елда Мәскәүдә чәчәк авыруы чыкты. Болар барысы да тиз вакыт эчендә бетерелде. Кешеләр вакцина ясатырга барды. Чөнки кешеләр дәүләткә ышана иде. Ә хәзер җәмгыятьне “сындыралар”. Безгә халык мөрәҗәгать итә. Алар бит безне сайлап куйган, без аларга җавап кайтарырга тиеш”, - дип фикерен җиткерде.
Халыкның QR-кодлар кертүгә кискен каравына аңлату эшләре алып барылмавы, бу системаның кыска вакыт аралыгында кертелү дә тәэсир итә дип саный ул.
Парламент депутаты Николай Рыбушкин закон проекты тирәсендә килеп чыккан шау-шуны закон гамәлгә ашыру механизмы эшләнеп бетмәгән белән бәйли.
“Карар кабул иттек, ә гамәлгә ашыру юллары уйланмады. Бәлки без транспорт оешмаларына бик аз вакыт биргәнбездер? Әмма безнең башка юлыбыз юк. Кешелек исән калырга тели икән—прививка ясарга тиеш. Әмма мин тагын бер кат искәртәм: механизмны булдырырга кирәк”, - диде депутат.
Закон проектын депутатларга тәкъдим иткән социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарованың чыгышы иң “ялкынлысы” булгандыр. QR-кодларны бетерүне сорап, Дәүләт Советына дүрт меңләп хат килгән. Захарова аларга карата да мөнәсәбәтен белдерде.
“Хәзерге вакытта 16 мең табиб “кызыл зона”да эшли. Алар бик теләп хатлар язар иде (депутатларга килгән мөрәҗәгатьләр хакында сүз бара—авт.), әмма вакытлары юк. Алар гражданнарның гомерләре өчен көрәшә. Мин ул дүрт мең кешене “кызыл зона”га волонтер буларак чакырыр идем. Табиблар анда “буыла”. Мин моны амбулаторияадә эшләгән кеше буларак әйтәм. “Кызыл зона” хакында әйтмим дә инде. Алар сугыштагы кебек. Әмма сугышта без барыбыз бергә сугышабыз. Ә монда... Әле пандемияне җиңгәннән соң да, без аның нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләргә, бюджеттан акчалар табарга тиеш булабыз”, - диде Светлана Захарова һәм яңгыраган тәкъдимнәрне Федераль Җыенга җиткерәчәген әйтте.
Комментарийлар
0
0
Кытай әкияте персонажлары булып уйнаучылар — минем дошманнарым!
0
0