Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина фаразларынча, Россиянең күп өлешендә, шул исәптән, төньяк-көнбатышта, Карелия һәм Мурманск өлкәләрендә, Идел буе һәм илебезнең Европа өлешенең үзәгендә һава температурасы климатик нормада булачак.
Башкалабыз Мәскәүдә һава температурасы төнлә дә күп вакыт “плюс” тамгасы белән булачак: +1..+6 градус. Көндез исә +8...+13 градус булуы көтелә. Салкынайткан көннәрне температура -5 градуска кадәр төшүе ихтимал.
Тверь, Смоленск, Брянск өлкәләрендә явым-төшемнең күп булуы көтелә. Краснодар крае һәм Кырымда киресенчә, яңгырлар нормадан азрак явачак. Киров өлкәсе, Удмуртия һәм Татарстанда да яңгырлар аз көтелә. Күршеләребез Башкортстанда, Оренбург өлкәсендә дә көчле яңгырлар фаразланмый.
Дөрес, синоптик бу фаразлар 100 процент түгел, төгәл мәгълүматны сентябрь ахырында бирергә мөмкин булачак дип кисәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар