Шәһри Казан

Күзгә күренмәс кеше

Үзенә рәхәт чакта, гадәттә, кеше мине күрми. Исәнләшә, сөйләшә, күрешә, күземә карый, ә күрми. Мин бәлки берәр җиһаз яки аның тормышын бизәр өчен ясалган декорация сыман тоеламдыр. Әйтә алмыйм. Ләкин күрмәгәнен сизеп торам, чөнки ул минем аша узарга да, түбәнгәрәк төшсәм, таптап китәргә дә әзер.

Ишетми дә. Мин аңа нәрсәдер әйтәм – ул ишетми. Кычкырганым юк. Колагы булган кеше болай да ишетергә тиеш бит инде, кычкырмыйча да. Колак ул наушник тыгып йөрер өчен генә түгел. Вәт, үзенә рәхәт чакта, кеше мине күрми дә, ишетми дә.

Кеше мине күрми. Ишетми. Кешегә минсез дә рәхәт. Аннан соң, тирә-юньдәгеләр бер мин генә түгел, араларында күпкә ару сыманнары да җитәрлек. Ару адәмнәр күп... Кеше шуларны күрә, шулар белән аралаша. Аларның файдасын күрә, үзе файда итә. Бер-берсен кулланалар, кыскасы. Һәм кеше, шулар белән бергә яшибез, дип уйлый. 

Ләкин теге кешенең хәле мөшкелләнеп, башы түбән иелдеме, шул ару адәмнәрнең барысы да диярлек качып бетә. Начар булган өчен түгел, әлбәттә. Менә син көн дә иртән бер чынаякны кулланасың. Әгәр бер иртәдә ул чынаяк кителә икән, аны читкә этеп куясың да икенчесен аласың. Монда да шул ук хәл. Теге кешенең хәле мөшкелләндеме, аны читкә этеп куялар да икенчегә китәләр. Кеше ялгызы кала.

Аның янында бер мин генә калам. Ни өчен икәнен белмим. Якыннар бит инде без, ни әйтсәң дә. «Таныш» кына дисәң – җитми кала, «туган» дисәң – артып китәр кебек... «Җирдәш» буламы соң... 
Шунда ул күрә. Әлегә мине түгел. Янында ниндидер зат калганлыгын күрә.
 
Башта бик сәерсенеп кенә баштанаяк күз йөгертеп чыга. Бу нишләп монда, ярдәм-фәләнгә мохтаҗ булып, кача алмыйча калган берәр гарип җан түгелме дип уйлый бугай. Бәлки алай түгелдер. Авыр хәлгә төшкәч, үч алырга килгән дошманы түгелме, дип шөбһәләнүе дә бар. Нәрсә уйлаганы ишетелми, шулай да шикләнү катыш гаҗәпләнү хисе бөтен кыяфәтен томалый. 

Реклама

Начарлык кылырга җыенмавымны сизенгәч, тынычлана төшә. Башта акрын гына йөзе ачыла, аннан – авызы. Белмим, бәлки, ул үзенең тома ялгыз калуына һәм беркемгә кирәксезлегенә үзе дә ышанып беткәндер. Ялгызлыгы белән килешкәндер. Һәм менә кинәт... Мин... Ул, әлбәттә, беркадәр аптырап кала... Һәм бераздан нык аптырый башлый... Ул үзе белән бергә яшәп, авыр чакта ташлап качкан теге кешеләрне гаепләми. Ул аларны аңлый, чөнки үзе дә нәкъ шулар шикелле үк эз суытыр иде. Ә мине аңлый алмый. Кем бу? Ни өчен?

Һәм хәтерли... Теге вакытта җиһаз кебек тоелган нәрсә... декорация кебек... белмим, әйтә алмыйм... Теге вакытта юк кебек тоелган нәрсә чынбарлык булган бит... Һәм ул менә бу зат булган. Һәм ул кеше булган. Ке-ше... Карале, нүжәли шундый кеше була ала? Нүжәли кеше шундый була ала? Аның күзләренә яшьләр килә. Шушы кеше өчен ул үзенең бар мөлкәтен, бар дәүләтен, малын, хәтта җанын да бүлми бирергә әзер булыр иде. Ләкин аннан сорап килмәгән бу. Тәкъдим итеп килгән. Ярдәм тәкъдим итеп. Җанын дип тә була. Һәрбер ярдәм – җанның бер өлеше. Коточкыч бит! 

Көтмәгәндә килгән матурлык һәрвакыт коточкыч була. Мин – матурлык. Мин – бар. Мин – коткарам.
Һәм мин аны җитәкләп алам да авыр халәтеннән яктылыкка алып чыгам. Ул яңадан тернәкләнеп китә. Эшен башлый. Дуслары-танышлары табыла. Үз тормышы кабат үзенә кайта. Һәм ул мине оныта. Күрми башлый. Ишетми дә. 
Кешене күрә алмас дәрәҗәгә җиткереп, тормыш аның күзен каплый.
Кешеләрдә кешене күрү кирәк. Мин – матурлык. Мин – кешедә яшим.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
  • noname
    13 января 2018 в 14:53
    Шэп язган автор. Тормыштагыча.
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 12 января 2018 в 11:37
    Татарстанда яшь ананы вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче кулга алынган Түбән Камада чаңгы шуучы 29 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
    327
    0
    0
  • 12 января 2018 в 14:42
    Эт елында этләнеп яшик?! Раштуада шәмнәр яндырып көзге алдында утырмасаң да, яңа гына башланып киткән елны фаразлавы кыен түгел. Чираттагы Кыш бабайны көткәндә, сайлаучылар алдында мескен күренергә тырышкан депутат кебек, салават күперебез дә аклы-каралы гына иде димәбез, иншалла, әмма чынбарлыгыбыз бөтенләй үк аллы-гөлле дә түгел.
    213
    0
    0
  • 12 января 2018 в 12:31
    Узган ел бәхетле булганбыз Яңа елга аяк басканда, узганына нәтиҗәләр ясау гадәте бар: бәяләр ни рәвешле уйнаган, без нихәтле яхшы яши башлаганбыз, тормыш дәрәҗәбез кай тирәдә икәнен чамалап тору кызык бит.
    108
    0
    0