Шәһри Казан

«Табиблар авыруның сәбәбен таба алмаса, моңың күз тию яки сихер булуы мөмкин»

Соңгы вакытларда телевизор экраннарында яки интернетта «Күз тиюдән коткарам, күз тиюдән сакланыр өчен бөтиләр ясыйм» дигән рекламалар ешайды. Күз тиюдән бөти коткара аламы, бернинди шарлатанга мөрәҗәгать итмичә генә күз тиюдән үзеңне үзең өшкереп буламы? Аның өчен нинди сүрәләр укырга кирәк? Әлеге сораулар белән без Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинга мөрәҗәгать иттек.

- Рөстәм хәзрәт, нинди кешегә күз тиючән була?
- Кешегә күз тию дигәнне аның матурлыгына, байлыгына, булдыклылыгына һәм башка шундый күзгә бәрелеп торган сыйфатларына күз тию дип аңларга кирәк. Шулай ук аның мал-мөлкәтенә дә күз тияргә бик мөмкин. Расүлебез (с.г.в.) аның хак икәнлеген әйткән, ягъни, күз тию - хак, дигән. Шуңа без күз тиюнең барлыгына ышанабыз.

- Кеше үзенә күз тигәнне сизәме?
- Сизәргә мөмкин. Арыганлык, сүлпәнлек сизелү, гел йокымсырау, Коръән һәм намаз укыганда иснәнү, Коръән укырга теләк булмауны күз тиюнең билгеләре дип карарга кирәк.

- Кеше үз-үзен өшкерә аламы? Күз тиюдән нинди дога укырга кирәк?
- Әлбәттә. Ул Пәйгамбәребез (с.г.в.) тарафыннан да әйтеп калдырылган. Кеше үз-үзен Коръән-Кәримдәге аятьләр белән өшкерә ала. «Бисмиллаһ» әйтеп тәһарәт аласың да кулыңны күтәреп, учыңа белгән сүрәләреңне укыйсың һәм тәнеңне сыпырасың. Күз тиюдән аеруча файдалы сүрәләр - «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәсе.

- Күз тиюдән сакланыр өчен булавка кадап куючылар, миләш ботагы тагып йөрүчеләр бар. Балага, күз тимәсенгә, ике каш арасына иннек тә сөртеп куялар, болар чынлыкта да саклыймы?
- Аларның көче юк. Кеше моның файдасы бар, ул мине саклый дип ышанса, бу - гөнаһ, ырымга ышану дигән сүз. Безне бары тик Аллаһы Тәгалә генә саклый. Ә менә аларны тагып йөрү тыелмый. Әйтүләренчә, кешенең иң элек күзе шуңа төшә. Үзен күз тиюдән саклар өчен Расүлебез (с.г.в.) дә күзгә бәрелеп тора торган ачык төстәге кием кия торган булган бит.

Реклама

- Кечкенә балаларга бигрәк тә күз тиючән була...
- Мин, гадәттә, бала өстенә дүрт тапкыр «Фатиха» сүрәсен, дүрт тапкыр «Аятел-көрси»не, аннан «Ихлас», «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен кычкырып укыйм.

- Рөстәм хәзрәт, ә нинди кешенең күзе тия?
- Күз тию ул - каршылыклы мәсьәлә. Бик ихлас, яки, киресенчә, бик тә кара эчле кешенең күзе тиючән. Ихлас кеше, чын күңелдән сокланып, «сөбханалла»сын әйтергә онытып, кеше өстенә нәрсә дә әйтсә, аның күзе тияргә мөмкин. Андыйларга һәрдаим «сөбханалла» дип әйтергә, шул сүзне әйтүне гадәткә кертергә кирәк. Бар кара эчле, көнче кешеләр. Алар, үзләренең күз көче тәэсирен белеп, максатчан күз тидерергә дә мөмкиннәр. Болары инде тәүбәгә килергә тиеш. Югыйсә ул моның өчен барыбер җәзасын алачак. Аллаһы Тәгалә, сихер белән шөгыльләнүчеләрнеке кебек, аның үлем мизгелен авырайта.

- Күз тиюдән коткарам дип, үзләрен рекламалаучылар бар. Аларга ышаныргамы?
- Аларга ышанырга кирәкми. Бу бизнес кына. Иң яхшысы, әйткәнемчә, белгән сүрәләреңне укып, үз-үзеңне өшкерү. Ярдәм итми дисәгез, үзеңнән ихласрак, тәкъварак, намазлы, ихлас күңелле, уразалы кешене табып, аның укуын үтенегез.

- Күз тиюдән сакланып буламы?
- Әгәр дә үз тирәңдәге берәүнең күзе төшүчән икәнен белсәң, аны «Сөбханалла»ңны әйт дип кисәтергә курыкмагыз. Аллаһы Тәгаләгә: «Йа Раббым, күзе тиюдән сакла», - дип ялварырга кирәк. Булган әйберләрегез, мал-мөлкәтегез турында сөйләп мактанмагыз, чөнки көнче кешегә син мактанган саен авыр. Күз тиюгә җиңелчә генә карарга кирәкми, ул бик җитди нәрсә. Ниндидер бер вакыйга уңаеннан Пәйгамбәребез (с.г.в.), бер-берегезгә күз тидерүдән, күз тидереп бер-берегезне үтерүдән сак булыгыз, дигән. Күз тию аркасында кайберәүләр бөтенләй авыруга сабышырга мөмкин. Күз тигән кеше, хәле авыр булгач, табибларга барырга, ә табиблар авыруының сәбәбен таба алмаска мөмкин. Анализлары да яхшы кебек. Тик ул теге яки бу җирем авырта дип зарлана. Аның сәбәбе шул күз тию яки сихер булуы бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: